Чирмешәндә ветераннар арасында дартс буенча ярышлар узды
Пенсионерлар арасында узган спорт ярышында республиканың көньяк-көнчыгышында урнашкан Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Сарман, Ютазы, Норлат, Алабуга районнары вәкилләре катнашты.
Ветеран спортчыларны район башлыгы Рамил Айбатов сәламләде, катнашучыларга уңышлар һәм җиңүләр теләде.
-Көньяк-көнчыгыш төбәктә урнашкан районнарның һәрберсендә берәр спорт төре буенча ярыш уза. Без инде Баулыга барып, шашка-шахмат уйнап кайттык, Азнакайда - йөзү, Бөгелмәдә - бильярд, Ютазыда волейбол буенча бәйгеләр оештырылды. Безнең районга гадәти булмаган, әлегә безгә аз таныш, ләкин бик кызык спорт төре – дартс туры килде, - диде районның ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Миләүшә Батыршина.
Белешмә. Дартс (ингл. darts - дротиклар, яки кыска саплы сөңгеләр, уклар) - стенага эленгән махсус түгәрәк мишеньгә дротиклар ату хас булган уен, дөресрәге, уеннар төркеме. Элегрәк мишеньнәр һәм дротиклар төрле булса, хәзерге заманда дартс уены стандартлаштырылган, кагыйдәләре һәм мишене билгеләнгән. Дартс буенча төрле халыкара ярышлар уздырыла, аны үстерүдә төрле оешмалар, федерацияләр эшли, шулай итеп уен бары тик күңел ачу чарасыннан тулы хокуклы спорт төренә әверелә.
Әлеге ярышларда район данын Иске Үтәмештән Резеда Галиева һәм Югары Кәминкәдән Мингали Юнысов якладылар.
-Дартс – бик кызык уен. Безнең өйдә дә стенада мишень эленеп тора. Уенның кагыйдәләре ансат, аны төрле яшьтәге, төрле физик халәттәге кешеләр уйный ала. Махсус кием дә кирәкми. Мин аны уйнарга бик яратам. Буш вакытны уздыру өчен менә дигән чара, - ди Резеда Галиева.
Ярышлар киеренке барды, дротикларны тыңлату ансат түгел икән. Спортсменнарга җанатарлар да көч-куәт биреп торды. Уен бик күп уңай эмоцияләр һәм күтәренке кәеф бүләк итте.
Дротикларны иң төз атучы Әлмәт районы вәкилләре булды, аларга күчмә кубок тапшырдылар. Калган спортчылар да Дипломнар һәм грамоталарга ия булдылар. Һәр команда Чирмешәннән татлы бүләк – бавырсак та алып китте.
-Чирмешән бик ошады. Ярышлар алдыннан безгә район үзәге буенча экскурсия үткәрделәр. Горурланырга урын бар сезнең, районның тарихы да бай, төзек, чиста, матур урамнар, кунакчыл, ачык йөзле кешеләр, - диде Сарманнан килгән кунак Дилюс Гомәров. – Ярышлар да югары дәрәҗәдә узды, оештыручыларга бик зур рәхмәт.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев