Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә узган хәйрия ярминкәсе акчалары мобилизацияләнгән якташларга җибәреләчәк

Чирмешәндә, район мәдәният йортында узган “Игелек ярминкәсе”ндә җыелган акчалар Украинада махсус хәрби операциядә катнашучыларга барып ирешәчәк.

Әлеге чарада районның барлык мәгариф учреждениеләре катнашты. Коллективлар үз бакчаларында үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимеш, алардан кышкылыкка әзерләнгән ризыклар, камыр ашлары, кул эшләнмәләре алып килгәннәр.

- Әлеге игелекле эштә катнашкан һәр кешегә: мәктәп һәм балалар бакчалары хезмәткәрләренә, ата-аналарга, балаларга зур рәхмәт, - диде район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова. – Сатудан кергән средстволарны - 70 мең сум акчаны мобилизацияләнгән якташларга җибәрәбез.

Район җитәкчесе Рамил Айбатов та сәүдә рәтләрен карап чыкты, укытучылар белән аралашты, әйберләр сатып алып, әлеге изге эшкә үз өлешен кертте.

Башка якташларыбыз да хәйрия ярминкәсендә тәкъдим ителгән товарларны теләп сатып алдылар, хәтта кайберәүләр күрсәтелгән бәядән күбрәк тә түләп, сдача да алмадылар.

- Пирог алдык, бик тәмле күренә. Ярминкәне оештыручыларга, әйберләр әзерләп җибәрүчеләргә, алып килүчеләргә бик зур рәхмәт. Күп булмаса да, әлеге хәйрия акциясенә без дә үз өлешебезне керттек, моңа сөенәбез,  - диделәр Чирмешәндә яшәүче Фаяз һәм Диләрә Мәгъсумовлар.  

Чирмешәндә "Игелек ярминкәсе" узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев