Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә узачак май бәйрәмнәрендә кайбер урам юлларын ябачаклар

Районда үтә торган массакүләм чаралар вакытында иминлек чараларын тагын да көчәйтәләр.

Тиздән җитәчәк  1 Май һәм Җиңү бәйрәмнәрендә дә районның полиция хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшләячәк. Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан Чирмешәндә уза торган традицион митинг вакытында үзәктәге кайбер урам юлларыy, бәла-казадан саклану максатында, автотранспорт хәрәкәте өчен ябып торырга ниятлиләр. Бу хакта районның террорчылыкка каршы комиссиясенең чираттагы утырышында әйттеләр.

-Җиңү бәйрәме уңаеннан башка авылларда үтәчәк чараларда да куркынычсызлыкны кайгырту таләп ителә. Ят күренгән, караучысыз калдырылган әйберләр, сумкалар шик уятырга тиеш. Вандализмга: каберлекләрне, һәйкәлләрне җимерүләргә юл куймау зарур, - диде утырышта чыгыш ясаган полиция хезмәткәре, Россия ЭЭМның район бүлеге җитәкчесе урынбасары Иван Пешков.

Гомумән, хәзер гел уяулык кирәк. Автобусларга пассажирларны тикшереп утырту, бигрәк тә ят кешеләргә игътибарлы булу мөһим. Шикле адәмнәр хакында полиция хезмәткәрләренә  яки җирле хакимияткә хәбәр итәргә киңәш ителә. Оешмалар, учреждениеләр биналарында саклык, янгын куркынычсызлыгы хакында онытмау зарур.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев