Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә укытучыларның август киңәшмәсе уза

Бүген Чирмешәндә укытучыларның август киңәшмәсе уза. Пленар утырышның төп темасы – «Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы мәгариф системасында цифрлаштыру чорында -тәрбия һәм укыту».

Киңәшмә башланыр алдыннан, район мәктәпләре коллективлары Яшьләр мәйданчыгында товарларын ярминкәдә тәкъдим иттеләр. Һәр мәктәп коллективы үзенең сату ноктасын матур итеп бизәгән, укытучылар бар фантазияләрен эшкә җиккәннәр.

Мәгариф учреждениеләре монда мәктәп яны участокларында үстергән бәрәңге, кәбестә, суган, кишер, чөгендер куйганнар, биредә кайнатмалар, салатлар сатып алу мөмкинлеге дә бар. Кайберәүләр камыр ризыклары да пешереп алып килгәннәр.

Кыскасы, һәр мәктәп ярминкәгә килүчене үзенчә шаккатырды. Шәп күргәзмә, товарлары яхшы, чәйләре тәмле, йөзләре якты укытучыларның.

автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев