Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә “Укытучы һәм остаз елына” старт бирелде

Безнең районда педагогик стажлары 100 елдан арткан 11 укытучы династиясе бар. Аларның кайберләрен район мәдәният йортында узган Укытучы һәм остаз елын ачу тантанасында сәхнәгә чакырып хөрмәтләделәр.

Митяевлар династиясенең педагогик стажы 605 ел ук. Бүген дә әлеге нәселнең вәкилләре районыбызның төрле мәктәпләрендә хезмәт куялар. Әйтик, Наталья Юрина беренче Чирмешән мәктәбенең директоры вазыйфаларын башкара, Алена Ванюшина - Иске Элмәле мәктәбе директоры урынбасары, Людмила Митяева икенче Чирмешән мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укыта.

Бәркәтә авылыннан Миргалимовлар нәселендә дә мөгаллимнәр бик күп, аларның гомуми педагогик стажы – 338 ел. Араларында татар теле һәм әдәбияты, математика, рус теле һәм әдәбияты, башлангыч сыйныфлар, физкультура укытучылары да бар. Икенче Чирмешән мәктәбе директоры Илдар Миргалимов 31 ел гомерен яраткан эшенә багышлаган, Миләүшә Котбиева 27 ел Чирмешән лицеенда татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта. Илдар Гайсә улының кызы Илназ Югары Кәминкә мәктәбендә белем бирә.

Ивашкино мәктәбенең дә үз династиясе бар. Апалаевлар гаиләсенең педагогик стажы 265 ел. Ирина Анатольевна Апалаева (Еферова) - башлангыч сыйныфлар укытучысы, Ирина Васильевна Апалаева – инглиз теле, Татьяна Апалаева - география укытучылары. Алар барысы да Ивашкино мәктәбендә эшли.

Район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова район мөгаллимнәрен Укытучы һәм остаз елы ачылу белән котлап, әлеге династия вәкилләренә Рәхмәт хатлары һәм чәчәкләр бүләк итте.  

Әлеге чарага район мәктәпләре укытучылары, тәрбиячеләр, җитәкчеләр, ветеран укытучылар да чакырылган иде.

- Укытучылар – иң мәртәбәле, иң олы хөрмәткә лаек һөнәр ияләре.  Без һәрчак үзебезнең беренче укытучыларыбызны иң җылы хисләр белән хәтеребездә саклыйбыз. Һәркемнең тормышында йогынты ясаган укытучысы һәм остазы бар, аларны да җылылык белән искә алабыз, - диде үз чыгышында район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов. - Мин сезнең олы хезмәтегезгә ихластан  рәхмәт җиткерәм. Дәрәҗәле һәм бик күркәм – Укытучы һәм остаз елы белән тәбриклим!

Габдерәшит Мөдәрис улы бер төркем укытучыларга: Түбән Кәминкә балалар бакчасы тәрбиячесе Әлфинә Гафуровага, Чирмешән лицееның химия укытучысы Вера Кузьминага, Чирмешән лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлүсә Закировага, Әккәрәй мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ирина Евдокимовага, Лашман урта мәктәбенең математика укытучысы Резеда Сәлаховага, икенче Чирмешән мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Рәмзия Алиевага, Яңа Элмәле мәктәбенең биология һәм химия укытучысы Татьяна Даниловага, Бәркәтә мәктәбенең математика укытучысы Кадрия Шәмсетдиновага, мәктәптән тыш үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Гөлинә Вәгыйзовага, Чирмешән лицееның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лилия Шәйхетдиновага, Әмир мәктәбе-балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Яруллинага, Ивашкино мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Степченкога район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Мәктәп коллективларында гаилә парлары – ире дә, хатыны да педагог булып эшләүчеләр дә күп. Әйтик, Утыз Имәннән Рөстәм һәм Лениза Җамалиевлар шундыйлардан.

- Без Алабугада укыганда, институтта таныштык. Икебез дә физика-математика укытучылары. Гомер буе диярлек Утыз Имән мәктәбендә белем бирдек. Икебезгә 77 ел педагогик стажыбыз бар, әле бүген дә яраткан эшебезне ташламыйбыз. Мәктәптә бергә эшләүнең уңай яклары күп, иң мөһиме - бер-береңне аңлап, киңәшләшеп эшлисең, - ди Рөстәм Гаяз улы. – Форсаттан файдаланып, әлеге бәйрәмне оештыручыларга, безне шулай хөрмәт күрсәтүчеләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

“Укытучылар һәм остазлар елы” барышында республикада зур программа көтелә. “Россия педагогик династияләре” проекты, “Авыл укытучысы” бәйгесен үткәрү, республикада мәгариф эшчәнлегенә багышланган китаплар әзерләү, укытучы-остазларны искә алу кебек күп төрле чаралар үтәчәк. Билгеле, район укытучылары да аларда актив катнашачак.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев