Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә террорчылыкка каршы район комиссиясе утырышы узды

Райондагы кайбер социаль объектларга видеокүзәтү камералары кирәк, металл детекторлары да җитешми. Аларның аеруча сайлау участоклары урнашкан биналарда булуы мөһим.

Билгеле, техник чаралар алу сизелерлек финанс средстволары таләп итә. Әмма мөмкин булганны башкару зарур, чөнки сүз кешеләр куркынычсызлыгы турында бара.

Болар хакында террорчылыкка каршы район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында җитди сөйләшү булды.

Тиздән районда берничә зур чара үткәрү планлаштырыла: 30 августта Республика көне, 2 сентябрьдә яңа уку елы башлана, 8 сентябрьдә – сайлаулар.

Комиссия утырышында чыгыш ясаучылар, халык катнашында төрле чаралар оештырганда, барыннан да элек, кешеләр иминлеген кайгыртырга кирәк, диделәр.

- Әлеге чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү барышында уяулыкны икеләтә көчәйтү, террорчылык гамәлләрен кисәтү, аңлату эшләре алып бару мөһим. Бәйрәмнәр һәм сайлаулар вакытында халык күп була торган җирләрдә, эш урыннарында, объектларда да дежурлык оештыру, җаваплы затларны билгеләү, инструктаж үткәрү зарур, - диде утырышны алып барган комиссия рәисе урынбасары, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов.

Бу көннәрдә хокук саклау органнары да көчәйтелгән режимда эшләячәк, авылларда өстәмә рейдлар үткәреләчәк.

- Җинаятьләрне кисәтү, террорчылык бәла-казаларын булдырмау буенча тиешле барлык оператив-профилактик чаралар оештырылачак. Әгәр ят кеше, чит транспорт күренә икән, хокук саклау органнарына хәбәр итү ниндидер яман гамәлне кисәтергә, булдырмаска мөмкинлек бирер, - диде полиция начальнигы урынбасары, полиция майоры Иван Пешков. – Барыбыга да уяу булырга кирәк.

 Районда 45 мәгариф учреждениесе эшли: 26 гомуми белем бирү оешмасы һәм 19 балалар бакчасы. Аларның барысы да төннәрен каравылчылар тарафыннан саклана. Көндез керү-чыгу режимын техник хезмәткәрләр күзәтә.

- Чирмешәннең 1 нче һәм 2 нче мәктәпләрендә, лицейда, Лашман һәм Ульяновка мәктәпләрендә (әлеге мәктәпләр куркынычсызлык паспортлары буенча 3 нче категориягә туры килә), өстәмә саклык чаралары да күрелә, монда керү ишекләре янында көндез каравылчылар бар, әлеге эшне шәхси сакчычлар оешмасы башкара, - диде үз чыгышында район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова.

Мәгариф бүлеге җитәкчесе әйтүенчә, мөһим чаралар алдыннан барлык мәгариф учреждениеләренә биналарның чормаларын тикшереп, бикләп, пломба салу, белем бирү процессында катнашучылар белән террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча инструктажлар үткәрү, территорияләргә керү һәм чыгу режимын контрольдә тотуны көчәйтү, килүче-китүчеләрне исәпкә алу журналын алып бару бурычы йөкләнә.

Яңа уку елы башлануга мәктәп автобуслары да әзер, аларның әзерлеге дә тикшерелгән. Балалар йөртү өчен файдаланыла торган транспортка махсус таләпләр куела, ул яшь пассажирларның иминлеген тәэмин итәргә һәм уңайлы булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев