Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә террорчылыкка каршы район комиссиясе утырышы узды

Киләсе ике айда районда берничә зур чара үткәрү планлаштырыла: август аенда - Физкультурачылар көне һәм Республика бәйрәме узачак, 1 сентябрьдә яңа уку елы башлана, 10 сентябрьдә – Бердәм тавыш бирү көне.

Террорчылыкка каршы район комиссиясенең район мәдәният йортында узган киңәйтелгән утырышында чыгыш ясаучылар, халык катнашында төрле чаралар оештырганда, барыннан да элек, кешеләр иминлеге турында уйларга кирәк, дип билгеләделәр.

- Әлеге чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү барышында уяулыкны икеләтә көчәйтү, террорчылык гамәлләрен кисәтү, аңлату эшләре алып бару мөһим. Бәйрәмнәр вакытында халык күп була торган җирләрдә, эш урыннарында, объектларда да дежурлык оештыру, җаваплы затларны билгеләү, инструктаж үткәрү зарур, - диде утырышны алып барган комиссия рәисе урынбасары, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов.

Бу көннәрдә хокук саклау органнары да көчәйтелгән режимда эшләячәк, авылларда өстәмә рейдлар үткәреләчәк, халык күп җыела торган урыннарда транспорт хәрәкәте дә чикләнәчәк.

- Җинаятьләрне кисәтү, террорчылык бәла-казаларын булдырмау буенча тиешле барлык оператив-профилактик чаралар оештырылачак. Әгәр чит кеше, чит транспорт күренә икән, хокук саклау органнарына хәбәр итү ниндидер яман гамәлне кисәтергә, булдырмаска мөмкинлек бирер, - диде полиция начальнигы урынбасары, полиция майоры Иван Пешков.

 Районда 45 мәгариф учреждениесе эшли: 26 гомуми белем бирү оешмасы һәм 19 балалар бакчасы. Аларның барысы да төннәрен каравылчылар тарафыннан саклана. Көндез керү-чыгу режимын техник хезмәткәрләр күзәтә.

- Чирмешәннең 1 нче һәм 2 нче мәктәпләрендә, лицейда, Лашман һәм Ульяновка мәктәпләрендә, әлеге мәктәпләр куркынычсызлык паспортлары буенча 3 нче категориягә туры килә, өстәмә саклык чаралары да күрелә, монда көндез керү ишекләре янында каравылчылар бар, әлеге эшне шәхси сакычлар оешмасы башкара, - диде үз чыгышында район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова. - Гомуми белем бирү учреждениеләре эшчәнлегендә террорчылыкка каршы куркынычсызлык чараларын көчәйтү, укучылар һәм хезмәткәрләрнең тормышын саклауны тәэмин итәрлек шартлар тудыру максатында 22 мәгариф оешмасында тавыш системалары урнаштырдык. Быел тагын дүрт белем бирү учреждениеләрендә дә шундый махсус системалар куелачак. Болардан тыш, кайбер учреждениеләрдә видеокүзәтү системасы урнаштыру яисә аларны яңарту планлаштырылган.

Мәгариф бүлеге җитәкчесе әйтүенчә, мөһим чаралар алдыннан барлык мәгариф учреждениеләренә биналарның чормаларын тикшереп, бикләп, пломба салу, белем бирү процессында катнашучылар белән террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча инструктажлар үткәрү, территорияләргә керү һәм чыгу режимын контрольдә тотуны көчәйтү, килүче-китүчеләрне исәпкә алу журналын алып бару бурычы йөкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев