Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә террорчылыкка каршы өйрәнүләр узды

“Кәрвансарай”да нәрсәдер шартлатканнар дигән хәбәр биш минутта районны әйләнеп чыкты.

Тиз арада бина территориясен автоматлар тоткан полиция хезмәткәрләре камап алды. Ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү, газ хезмәте, электр челтәре автомобильләре дә  бик тиз килеп җиттеләр. 

Чирмешәндә террорчылыкка каршы тору һәм шундый очракларда зыянны киметү максатыннан команда-штаб өйрәнүләре менә шулай башланды.

Сценарий буенча террорчылар бина эчендә шартлаткыч куеп калдырганнар һәм аны шартлатканнар.

Әүвәл коткаручылар белән сакчылар запас чыгу юллары аша халыкны бинадан чыгардылар. Шул вакытта эчкә үтеп кергән янгын сүндерүчеләрдән төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган дүрт кеше турында хәбәр килде. Зыян күрүчеләргә, эвакуацияләнгәннән соң, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелде һәм аларны хастаханәгә озаттылар.

-Өйрәнүләргә җәлеп ителгән хезмәтләр куелган бурычларны, нигездә, уңышлы үтәделәр, - диде полиция начальнигы урынбасары, полиция майоры Иван Пешков, үткәргән чара буенча нәтиҗә ясап.

-Мондый өйрәнүләр кирәк, чөнки алар барышында кирәкле тәҗрибә һәм күнекмәләр алабыз, - дип билгеләде 135нче янгын-коткару часте начальнигы Фәрит Яруллин.

 

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев