Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә ТАССРның элеккеге прокуроры Идият Хәмидуллинга бюст ачылды

Район прокуратурасы бинасы алдында Бөек Ватан сугышы ветераны, юридик фәннәр кандидаты, РСФСР ның Атказанган юристы, ТАССРның элеккеге прокуроры Идият Хәмидуллинга бюст ачылды.

Тантаналы чарада район башлыгы Рамил Айбатов, оешмалар җитәкчеләре, Татарстан прокуроры урынбасары Юлия Наумова, республиканың көньяк-көнчыгыш районнары прокурорлары катнашты.

- Идият Хәлил улының хезмәт биографиясе Чирмешән районы белән дә бәйле. 1950 – 1954 нче елларда ул  Беренче Май район Советы башкарма комитеты рәисе вазыйфаларын башкара. Районда аны инициативалы, тәртипле, энергияле кеше буларак хәтерлиләр, - диде Рамил Айбатов. Ул бу вагыйганың Идият Хәмидуллинның тууына 100 еллыгына багышлануын да искәртте.

Идият (Һидият) Хәмидуллин Әлки районының Үргәагар авылында туып үскән. 1942 нче елны үз теләге белән армиягә киткән, медальләр һәм орденнар белән бүләкләнгән, яраланган. Ул 20 ел дәвамында Татарстан Республикасы прокуроры булып эшли.

- Бүген бирегә килгән прокурорларның күбесе Идият Хәлил улын яхшы беләләр. Ул бик гади кеше иде. Шул ук вакытта таләпчән, җаваплы һәм гадел белгеч булды, - диде үз чыгышында Татарстан прокуроры урынбасары Ольга Наумова. – Шундый кешенең истәлеген мәңгеләштергән Чирмешән районы җитәкчелегенә, бүген безнең хезмәттәшебезне хөрмәт итеп биредә катнашучы чирмешәнлеләргә ихлас рәхмәтемне җиткерәм.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев