Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә тагын бер фонтан эшли башлады

Район үзәгендә өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршында урнашкан фонтан яңадан эшли башлады.

Шул уңайдан биредә кечкенә генә бәйрәм дә оештырдылар. Әлеге чараның төп кунаклары 8 июнь көнне үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтүче – социаль хезмәткәрләр булды.

Аларны һәм йорт-интернатта яшәүчеләрнең шатлыкларын уртаклашырга килүчеләрне район башлыгы Рамил Айбатов та сәламләде.

-Эшегез бик җаваплы, сез авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә – ялгыз өлкәннәргә, инвалидларга, ятим балаларга, аз керемле гаиләләргә карата игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтәсез. Үзегезгә сәламәтлек, изге эшегездә уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек һәм бәрәкәт телим, - диде Рамил Тәлгать улы.

Район җитәкчесе әйтүенчә, киләчәктә биредә тагын үзгәрешләр булачак. Тиздән парктта “коры фонтан” ясый башлыйлар, балалар өчен таган һәм батут урнаштырырга планлаштыралар.

-Социаль хезмәткәрләр көне - безнең өчен зур бәйрәм, - диде хезмәттәшләрен котлап өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты директоры Наил Мостафин. – Безнең учреждениедә игелекле, киң күңелле кешеләр эшли. Сезгә түземлек, сабырлык, исәнлек, эшегездә уңышлар телим.

Теманы дәвам итеп

Сүз уңаеннан, элегрәк елларда җәй җитү белән Чирмешәннең биш урынында фонтан кабызалар иде. Аларның әһәмияте әллә ни зур булмагандыр, ләкин фонтаннар район үзәген бизәп, аңа ямь биреп тордылар.

Бүген “Кәрвансарай” күп функцияле сәүдә үзәге  каршында тагын бер фонтан эшли.

Район үзәгендәге күл буе чирмешәнлеләрнең яраткан ял итү урыны иде. Биредә туй машиналары да туктады, кайткан кунакларны да алып килә идек. Күлдә аккошлар, үрдәкләр йөзде. Ә тагын, хәтерлисездер,  күлдә фонтан эшләде, кичен ул төрле төстәге яктырткычлар белән яна иде.

Озак эшләмәде шул, әүвәл утлары сүнде, яшен аткан диделәр, бугай, аннан соң фонтанны, гомумән, алып куйдылар. Кызганыч, бүген күлдә су да калмаган диярлек.

Нагорная белән Карл Маркс урамнары киселешендә ясалган фонтанның гомере бик кыска булды. Дөрес, баштан ук та юл уртасында урнашкан әлеге фонтанга карата төрле фикер ишетелде. Ул юньләп эшләмәде дә, шулай да аны урнаштыручылар Чирмешәнебезне матурларга теләгәннәрдер.

Яшьләр мәйданчыгында урнашкан фонтанны берничә тапкыр үзгәртеп ясадылар, ул берничә ел дәвамында үзенә тартып торды. Бик эссе көннәрдә монда, хәтта, су керүчеләр дә булгалады. Редакция архивында шундый  фоторәсемнәр дә саклана. Соңыннан бу фонтан да юкка чыкты.

Җәмәгать суды һәм җәзаларны үтәтү инспекциясе урнашкан бина (элеккеге “Чирмешәннефть” идарәсе) каршында элек фонтан ясалуы турында чирмешәнлеләрнең күбесе белми дә, ләкин, нишләптер, ул озак эшләмәде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев