Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә Сабан туена бүләкләр җыйдылар

Район үзәгендә дә татар халкының бу матур йоласын гадәткә кертеп җибәрергә ниятлиләр.

Милли киемдәге бер төркем якташлар көпә-көндез, кичке якта, урамда нишләп йөриләр икән дисәк, Сабан туена бүләк җыялар икән.

Район мәдәният йорты яныннан кузгалып киткәндә агач колгага берничә сөлге эленгән иде инде. Авылның төньягындагы Силантьев урамындагы тукталышта анда тагын берничә затлы бүләк өстәлде.

- Сөлгеләр әзерләп куйдым, - диде биредә яшәүче Илсөяр Киреева. -Дөрес, чигүле түгел, кибетнеке генә. Бу хакта кичә кич кенә әйттеләр бит, үзем чигәргә ара булмады. Бүләкләрем чын күңелдән, Сабан туе уеннарында катнашучыларга, җиңүчеләргә нинди әйбер дә кадерле. Яшь чакта үзем дә күп бүләкләр алдым. Бүгенге бәйрәмне хуплыйм, халкыбыз йолаларын сакларга кирәк.

Беренче бу тукталышта башка кайберәүләр дә колгага үз бүләкләрен элделәр. Аннары урамда, һич арттырусыз, чын концерт башланды. Район мәдәният йорты артистлары янәшәсендә олылар, бала-чага да рәхәтләнеп биеде. Колга бүләкләрен дә җентекләп карадылар, бәя бирделәр, үз күчтәнәчләрен калдырдылар.

Музыка уйнатып, машиналар Чирмешәннең иң озын – Бакча урамы буйлап Люция Минханова һәм Ильяс Мортазиннар йорты каршына юнәлде. Сөлгечеләрне монда да көтеп торганнар. Башка кайбер йортлар тирәсендә дә тукталыш ясагач, колга шактый авырайды. Халкыбызга рәхмәт, Сабан туена бүләкләрне кызганмыйлар.

Сөлге җыю бәйрәме Амур ягында да үтте, анда да колга бүләкләр эчендә калды.

Исегезгә төшерәбез: быел авылларда Сабантуй 10 июньдә, ә район үзәгендә 11 июньдә булачак.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадыйр Гомәров фотолары һәм видеосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч матур концерт булды бу.