Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәндә Россия көне уңаеннан тугыз якташыбызга паспортлар тапшырылды

Россия көне алдыннан районның тугыз яшь гражданинына тантаналы шартларда Россия Федерациясенең төп документын - паспортлар тапшырдылар. “Орион” яшьләр үзәгендә “Беренчеләр хәрәкәте” тарафыннан оештырылган тантаналы чарага яшүсмерләрнең әти-әниләре, туганнары, дуслары да килгән.

Яшь райондашларыбызга төп документларын район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Муса Вилданов тапшырды.

-Илебезнең, районыбызның лаеклы гражданнары булыгыз. Паспорт алу зур горурлык та, сезгә тагын да күбрәк җаваплылык та өсти. Хокукларыгыз белән бергә бурычларыгыз да арта. Төп документыгызны кадерләп саклагыз, - диде ул, яшьләрне котлап.

Иске Элмәледән Лидия Захарова тантанага әнисе һәм әбисе белән килгән. 8 нче сыйныфны тәмамлаган кыз үзе дә, якыннары да бу көнне түземсезлек белән көткәннәр.

-Олы кызыбыз паспортлы булды. Бу вакыйганың шундый тантаналы узуын теләгән идек. Россия көне алдыннан туры килүе аеруча истә калырлык, дулкынландыргыч итә. Хәтта күзләргә шатлык яшьләре тулды. Бу көн барыбызның да исендә калачак, - диде Лидиянең әнисе Татьяна Захарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев