Чирмешәндә район башкарма комитеты җитәкчесе билгеләнде
16 октябрьдә Чирмешән муниципаль районы Советының икенче утырышы узды. Депутатлар җирле үзидарә органнарының алдагы эше бәйле булган кайбер төп кадрлар мәсьәләләре хакында карарлар кабул иттеләр.
Утырышта беренче итеп муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турындагы мәсьәлә каралды. Бу вазыйфага ачык тавыш бирү юлы белән Илнур Җамалетдинов билгеләнде.
Район башлыгы Рамил Айбатов Илнур Минсәгыйть улын бу җаваплы вазыйфага билгеләнүе белән тәбрик итте, сәламәтлек, район үсеше өчен башкарасы хезмәтләрендә уңышлар теләде. Яңа сайланган башкарма комитет җитәкчесе үзенә күрсәтелгән зур ышаныч өчен депутатларга рәхмәт әйтте һәм алга таба үзара ярдәмләшеп эшләрбез дигән ышаныч белдерде.
Утырыш барышында депутатлар район контроль-хисап палатасы рәисе вазифасына Рамил Исмәгыйль улы Әхмәдуллин кандидатурасын расладылар.
Моннан тыш, Совет ике коллегиаль орган составына үзгәрешләр кертте. Кадрлар үзгәрешенә бәйле рәвештә, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия һәм Чирмешән муниципаль районының Иҗтимагый Советы яңартылды.
Барлык карарлар да закон нигезендә кабул ителде һәм район хакимиятенең нәтиҗәле эшләвен тәэмин итүгә юнәлдерелде.
Эльмира Галәветдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев