Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә полиция хезмәткәрләре спартакиадасы узды

Чирмешәндә Россия эчке эшләр министрлыгының район бүлеге хезмәткәрләре спартакиадасы булды.

Ватанны саклаучылар көненә багышланган бу ярышта физкультура-сәламәтләндерү комплексы залында ике команда: ветераннар һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көч сынашты.

Полиция бүлеге начальнигы Юлдус Билалов һәм район эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Наилә Мәссарова спартакиадада катнашучыларны һәм тамашачыларны Ватанны саклаучылар көне белән котладылар һәм уңышлар теләделәр.

Ярышларда волейбол, армреслинг, гер күтәрү, аркан тарту, пистолет сүтеп җыю кебек спорт төрләрендә осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр.

Җиңүчеләргә кубоклар, медальләр, грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев