Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәндә озак еллар бергә гомер иткән парларны хөрмәтләделәр

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Орион” яшьләр үзәгендә озак еллар бергә гомер иткән парларны чакырып хөрмәтләделәр.

Юбилярларны бәйрәм белән котларга  район башлыгы  урынбасары Надежда Гомәрова да та килгән иде.

- Сез иң бәхетле кешеләр, минемчә. Чөнки озак еллар парлы гомер итү бик зур байлык һәм шатлык ул. Сез барыбыз өчен дә тормыш үрнәге. Башкаларга да шундый гомер юлын үтәргә насыйп булсын, сезгә нык сәламәтлек телим һәм гүзәл затларыбызны 8 Март бәйрәме белән котлыйм! - диде Надежда Габдерәшит кызы.

Тантана кунакларын район ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Миләүшә Батыршина, ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлназ Закирова һәм “Орион” яшьләр үзәге директоры Диләфруз Мәгъсумова да тәбрикләде. Алып баручы Альмир Жораев һәр парның кавышу тарихы һәм гомер юлы белән таныштырды.

Әккәрәй авылында яшәүче Никифор һәм Нина Наратовлар нәкъ 60 ел элек 8 март көнне кавышканнар. Икесе дә гомер буе колхозда эшләгәннәр, алты бала үстергәннәр. Әлеге матур, тырыш гаилә балаларының, оныкларының уңышларына сөенеп яши.

Шул ук авылдан Сипатров гаиләсе дә быел 55 ел бергә гомер итүләрен билгеләгәннәр. Алексей Федорович лаеклы ялга чыкканчы колхозда терлекче булып эшләгән. Таисия Дмитриевна озак еллар Әккәрәй урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыткан. Аларны өч кызы да әниләре эзеннән киткәннәр, мәгариф учреждениеләрендә эшлиләр, улларының өчесе дә туган авылларында калып, бүген “Әккәрәй” җәмгыятендә хезмәт куялар.

-Иң мөһиме - бер-береңне хөрмәт итәргә, яратырга һәм бер-береңә юл бирә белергә кирәк, - дип тигезлектә яшәүләренең сере белән уртаклашты Таисия Дмитриевна. – Һәм яшьләргә шуны әйтер идем – бала табарга курыкмагыз.

Бәйрәм кунаклары – Николай һәм Елизавета Турлуковлар да Әккәрәйдән килгәннәр. Алар 50 ел элек гаилә корганнар. Икесе дә колхозда эшләп, лаелы ялга чыккан. Биш балалары тормышта үз урыннарын тапканнар, әти-әниләрен сөендереп яшиләр.

Быел Чирмешәннән алтын юбилейлары үткән Георгий һәм Людмила Тудияровлар да кунаклар арасында. Шунысы кызык, алар икесе дә бер елны, бер көнне – 1953 елның 7 ноябрендә дөньяга килгәннәр. 1975 нче елны кавышканнар һәм бүген дә бу гаиләдә татулык һәм мәхәббәт хөкем сөрә. Аларның бер-берсен яратуы, хөрмәт  итүе  балалары, оныклары өчен үрнәк.

-Икең дә бер җырны җырласаң, гаиләдә барысы да яхшы була, - диде гомере буе укытучы булып эшләгән Людмила Николаевна.

Иске Котыш авылыннан Иван һәм Валентина Якушкиннар бер авылда туып үскәннәр. Алар 1975 нче елда өйләнешкәннәр.

- Безнең гомер эшләп узды. Ирем механизатор иде, мин 15 яшьтән колхозда сыер саудым. Ике ул үстердек. Бүген оныкларга сөенеп яшибез, - диде Валентина Алексеевна.

Лагерка авылыннан Александра Васильевнага, авылдашы Николай Михайловичка кияүгә чыкканда, 15 яшь була. Аларның тормыш сукмаклары гел чәчәк түтәлләре белән генә бизәлмәгәндер, әммә, тормыш сынауларына карамастан, җиде бала үстергән Майоровлар гаиләсе сокланып сөйләрлек гомер бәйрәмнәрен каршылыйлар.

Кармыш авылыннан Җәүдәт һәм Рушания Мостафиннар да нәкъ 50 ел элек  8 март көнне туй ясаганнар. Алар озак еллар Түбән Кама шәһәрендә яшәгәннәр, лаелы ялга чыккач, туган авылларына кайтып нигезләнгәннәр. Бүгенге бәйрәмдә Рушания Ләбиб кызы оныгы – көрәшче Булат Шәйхуллов турында горурланып сөйләде.

Гаҗәеп матур, ихлас, җылы бер бәйрәм булды ул. Кунаклар нык гаилә кору, озак еллар шулай бергә яши алуның серен чиште. Алар танышу тарихы, кавышу, балалар үстерүләре турында да сөйләде. Табыннар артында, җыр-моң, уен-көлке белән үткән бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде.

Чирмешәндә яшәүче Александр һәм Нина Кузиннар бәйрәмгә килә алмадылар, шуңа да алтын юбилярларны өйләренә барып котладылар. Александр Николаевич гомере буе машина йөртүче, ә Нина Алексеевна фельдшер булып эшләгән. Кузиннар дүрт бала үстергәннәр, бүген алар биш оныкның һәм өч оныкчыңның яраткан әби-бабалары.

 

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев