Чирмешәндә министр урынбасары социаль яклау тармагы эшчәнлеге белән танышты
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов эш сәфәре белән Чирмешәндә булып китте.
Казан кунагы эшлекле сәфәрен район мәшгульлек һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәгеннән башлады. «Кадрлар» федераль проектының комплекслы модернизацияләү буенча эшчәнлеге кысаларында мәшгульлек үзәге бинасына капиталь ремонт ясалды.
-Төзекләндерү эшләре апрельдә башланып, августка кадәр дәвам итте, - ди бүлек начальнигы Оксана Кузнецова. - Бу модернизация цифрлы процессларны кертергә, хезмәткәрләрнең эшен оптимальләштерергә мөмкинлек бирде. Хәзер безгә килүче эшсезләргә, эш бирүчеләргә, эш эзләүчеләргә – барысына да эшләү бик уңайлы булыр дип ышанам.
Бинада гомуми төзелеш, электр монтажлау, бизәү эшләре башкарылган, аз агымлы һәм җылыту системалары ремонтланган. Яңа җиһазлар һәм техника урнаштырылган. Районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге “Россия эше” дигән бердәм стильгә китерелгән. Капиталь ремонт эшләре якынча 11 миллион сумга төшкән.
Белешмә. Бүгенге көнгә мәшгульлек үзәгендә 20 кеше эш эзләүче буларак теркәлгән, эш урыннары (вакансияләр) саны – 53. Ел дәвамында үзәк 4 вакансия ярминкәсе оештырган. Ярминкәләрдә 15 эш бирүче һәм 78 граждан катнашып, аларда 19 граждан даими һәм вакытлыча эш урыннарына урнаштырылган. 2025 елда мәшгульлек үзәге аша 70 балигъ булмаган граждан эшкә урнаштырылган. Ел дәвамында үзәккә физик мөмкинлекләре чикле өч кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның икесе эшкә урнаштырылган.
-Замана таләпләре хезмәткәрләрнең күпмедер дәрәҗәдә психологлар булуын таләп итә, яңа вакансияләр, яңа категория эш эзләүче гражданнар (әйтик, махсус хәрби операция зонасыннан кайткан ир-егетләр) барлыкка килә. Алар белән эшләү җайлырак барсын өчен сезгә гамәлгә кертелгән информацион технологияләр ярдәм итәчәк. Барысын да булдыра алырсыз дип ышанам, - диде Рөстәм Фәйзрахман улы үзәкнең эшчәнлегенә уңай бәя биреп.
Министр урынбасары өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатының эшчәнлеге белән дә танышты, районның министрлыкка караган учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашты. Очрашуда шулай ук район башлыгы Рамил Айбатов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов та катнаштылар.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Илсөяр Гайнетдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев