Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә машина йөртүче тагын дүрт ир-атка 30 ар мең сум штраф салганнар

Алкотектор да раслый Чирмешәннең җәмәгать суды аек булмаган хәлдә руль артына утырган тагын дүрт машина йөртүченең эшен тикшергән.

Чирмешәндә яшәүче Максим Жаровны инспекторлар район үзәгендә төнлә туктаталар. Ул автомобиль руле артына спиртлы эчемлек кулланган хәлдә утырган. Аның мондый халәттә булуын алкотектор да күрсәтә. Жаров суд утырышында үзе дә гаебен таныган.

Яр Чаллыда яшәүче Фуркат Джурабаев автомобиленда төнге сәгатьтә юлга чыга. Инспекторлар аны Лашман авылы янында туктаталар. Медицина тикшеренүе дә спиртлы эчемлек куллану билгеләрен: алкоголь исе, сөйләгәндә буталып китүе, бит төсендә, үз – үзен тотышында үзгәрешне ачык күрсәтә. Джурабаев  суд утырышына килмәгән.

Суд утырышында Ринат Вәгыйзов та катнашмаган. Ул  Әмирдә яши. Аны полиция хезмәткәрләре иртәнге сәгатьтә туган авылында туктаталар. Аек булмаган хәлдә руль артына утырган. Инспекторлар аны транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштерү турында беркетмә төзегәннәр.

Лашман авылында яшәүче Шамил Гасыйров эшен җәмәгать судында гыйнвар аенда ук карыйлар. Кызганыч, бу якташыбыз да салмыш хәлдә руль артына  утырып, юлга чыккан.

Автомобиль белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен, җәмәгать суды аларның  - гаеплеләрнең дүртесен дә 30ар мең сум штраф түләтү һәм бер ел ярымга йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турында карар чыгарган.

Әлеге материалларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясеннән бирделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев