Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясе старт алды

Республикада, шул исәптән районда да, әлеге чара ел саен үткәрелә. Әлеге хәйрия акциясендә ел саен районыбызның барлык оешмалары һәм учреждениеләре, эшмәкәрләр, гомумән, изге күңелле кешеләр актив кушыла.

- Беренче чиратта күп балалы, гаиләгә тәрбиягә алынган, авыр тормыш хәлендәге, опекуннарда тәрбияләнүче балаларга игътибар биреләчәк, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Мөхсинова. - Быел махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына да булышу каралган. Теләгән һәркем бу игелекле эшкә үз өлешен кертә ала.

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясенең йомгаклау чарасы 22 августта өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршындагы мәйданчыкта узарга тиеш. Биредә укучыларга мәктәп-кирәк яраклары тутырылган портфельләр тапшырылачак, кызыклы тамаша:уеннар, бәйгеләр, концерт программасы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев