Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә мәдәният хезмәткәрләренең зона семинары үтте

Грантларның проектларын ничек әзерләргә, отчетларны дөрес тутыру нечкәлекләре, социаль челтәрләр белән нәтиҗәле эшләү... “Мәдәни десант” проекты кысаларында оештырылган чарада шушы һәм башка сорауларга да тукталдылар.

Көн дәвамында барган семинарда Казаннан, Мәдәният министрлыгыннан һәм "Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләрне кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге" учреждениесеннән килгән белгечләр Лениногорск, Нурлат һәм безнең район мәдәният хезмәткәрләренең эшенә бәя биреп, нәтиҗәләрне яхшырту буенча киңәшләр бирделәр. Авылларга чыгып, андагы мәдәният оешмаларының хәле белән таныштылар. “Мәдәни десант” проекты белән республика районнарына барып, урыннарда эш барышы белән танышу инде ике еллап гамәлдә.

- Шундый чараларда очрашу аларга үз эшчәнлекләренең җитешсезлекләрен аңларга, аңа объектив бәя бирергә ярдәм итә. Чирмешән районы мәдәният хезмәткәрләренә килгәндә, алар гел алдынгылар рәтендә, республика бәйгеләрендә, фестивальләрдә актив катнашалар. Оештырган һәрбер чаралары югары дәрәҗәдә үтә, - диде ресурс үзәге директоры Алсу Мифтахова. – Шулай да, игътибар үзәгенә аласы сораулар бар әле. Әйтик, грантлар отуда, “Пушкин картасы” буенча эшчәнлекне дөрес оештыру өстендә активрак эшләргә кирәк. Шушы өлкәләрдә ярдәм итү өчен килдек тә.

14-22 яшьлек яшьләрне мәдәни агарту программасы, ягъни “Пушкин картасы” инде ике ел эшли. Казан, Яр Чаллы кебек зур шәһәрләрдә аны гамәлгә ашыру җиңелрәк, ә авыл җирлекләрендә авыррак бара.  

- Пушкин картасы буенча ведомствоара хезмәттәшлек мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк. Мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре бергәләп эшләсә, нәтиҗәсе дә булачак, - дип билгеләп семинарда катнашкан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова. – Гомумән алганда, мәдәният хезмәткәрләре үз эшләренә бирелгән кешеләр, башкалар ял иткәндә дә, алар төрле чаралар оештырып, кешеләрнең күңелен күрәләр. Фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә.

Җыелыш башланыр алдынннан кунаклар район мәдәният йортында оештырылган күргәзмә белән таныштылар, мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән сыйларны авыз иттеләр. Гомуми өлештән соң семинар түгәрәк өстәл, ведиоконференцэлемтә форматында дәвам итте. Очрашуда шулай ук республиканың “Фестивальләр картасы”на кергән, безнең районда үтәчәк зур күләмле чараларга да игътибар бирелде.

- Семинар безнең өчен бик уңышлы булды, аеруча җанлы аралашу ошады. Эштәге кимчелекләребезне белдек, аларны бетерергә тырышачакбыз, - диде үзәк китапханә хезмәткәре Гөлназ Галимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев