Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә кышны җырлап озаттылар

Быел да кышны элеккеге кебек түгел, тыйнак, җыр җырлап кына озаттык. Кыш үзе дә озак тартышмас, бәйрәм көнне, кар эреп, аяк асты нык юешләнде.

Ярминкә үтүче мәйдан кырыенда тәкъдим ителгән концертта төрле авыллар үзешчәннәре үз сәләтен күрсәтте: җырладылар, биеделәр, табигать фасылларын мактадылар. Каты бәрелмичә генә, кышка да ымладылар, барыбер китәсе бит, яз чират көтә. Кышның үз матурлыгы, үз рәхәте. Каты салкыннарда да җиләк-җимешләрдән өзелмәдек, ярминкәләр гөрләде. Электр, газ, су килеп торды. Буранлы көннәр аз булды.

Рәхим ит, яз! Кояшлы, җылы, якты көннәр, тынычлык алып кил!

Кадыйр Гомәров фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев