Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә Кыш Бабай резиденциясе була

25 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр район халкы һәм кунаклар Кыш Бабай белән аның Чирмешәндәге резиденциясендә аралаша алачак. Дөрес. бүләк алу өчен шигырь сөйләргә туры киләчәк.

Кыш Бабайның өе район үзәгендә, районның төп чыршысы куела торган – Яшьләр мәйданчыгы янында гына була. Сүз уңаеннан, төп чыршыны ачу тантанасы да билгеле, ул 25 декабрьгә планлаштырылган.

- Башка еллардагы кебек, быел да оешмалар территориясен кар – боз сыннар белән бизәү, боз таучыклары, шугалаклар ясау, чыршы кую һәм яктырткыч-гирляндалар урнаштыруга бәйге игълан ителде, ул 1 декабрьдән 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләр ике төркемдә: район үзәгендәге оешмалар, учреждениеләр һәм авыл җирлекләре арасында билгеләнәчәк, - диде мәдәният бүлеге начальнигы Наталья Иляева. 

Конкурс җиңүчеләренә район башкарма комитетының Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырырга җыеналар. Конкурс нәтиҗәләре белән аңа йомгак ясалгач, район газетасы битләрендә һәм газетаның сайтында танышып булачак.

Моннан тыш Яңа ел алдыннан һәм яңа ел каникуллары вакытында районда бик күп чаралар үткәрү планлаштырылган.

- Форсаттан файдаланып, нефтьчеләргә рәхмәт җиткерәсе килә. Быел алар ярдәме белән Кыш бабай резиденциясе дә ясала, район үзәгенең бизәлешенә дә, бүләкләр алуга да алар зур өлеш кертәчәк, - диде Наталья Васильевна.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев