Чирмешәндә картлар йорты бинасын керамогранит белән тышлыйлар
Чирмешәндә өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты бинасының стенасын җылыталар. Моның өчен республика бюджетыннан 3 миллион сум акча бирелгән.
- Олы юлга якынрак торган икенче бинада салкынча иде. Аның стенасын 10 сантиметр калынлыктагы минераль вата белән җылытып, керамогранит плитә белән тышлатабыз. Әлмәттән килгән төзүчеләр эшне апрель азагында төгәлләргә тиешләр, - ди йорт-интернат директоры Илшат Закиров.
Йорт-интернатның элегрәк, 1999 елда төзелгән беренче бинасының исә киләсе елда түбәсен яңартырга ниятлиләр. Илшат Барый улы әйтүенчә, әлегә аның проект-смета документлары әзерләнә.
Сүз уңаеннан, йорт-интернатта бүген 60 кеше яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев