Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә юл иминлеген тәэмин итү хакында сөйләштеләр

Чирмешәндә юл билгеләренә һәм җәяүлеләр кичүләренә игътибарны арттырырга кирәк.

Әлеге мәсьәлә хакында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясен мәгълүмати тәэмин итү төбәк бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Алексей Яковлев җентекләп сөйләде.

Район үзәгендә кайбер җәяүлеләр кичүе тиешле таләпләргә җавап бирми, буяулары да “ашалган”, юл билгеләрен дә тәртипкә китерәсе бар: тиешсез урыннарга куелганнарын алырга, төсләре уңганнарын яңаларга алмаштырырга һәм аларны ГОСТ таләпләренә туры китереп урнаштырырга кирәк.

- Булган җитезсезлекләрне тиз арада бетерергә тырышырбыз. Әлеге мәсьәләне контрольдә тотачакбыз, - диде утырышны алып барган район башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе Илнур Җамалетдинов.

Районның ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис Шәкүров билгеләп үткәнчә, быелның җиде аенда районда дүрт юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, шуларда дүрт кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

- Һәлакәткә китергән төп сәбәпләр: тизлек режимын бозу, каршы як полосага чыгу, куркынычсызлык каешын эләктермәү, һава шартлары начар булганда, тизлек режимын дөрес сайламау, - диде Рәмис Рәсыйх улы үз чыгышында. –  Узган җиде айда бүлек хезмәткәрләре юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 1565 фактын ачыкладылар, шуларның 41е  транспорт чарасы белән аек булмаган хәлдә идарә итү. Шоферлар 11 очракта машина йөртү таныклыгы булмаган килеш руль артына утырганнары өчен тоткарланды, 5 факт - йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булып транспорт чарасы белән идарә итүчеләр.

Автомобиль йөртүчеләр генә түгел, юлда йөрү кагыйдәләрен җәяүлеләр дә еш боза. Әйтик, узган чорда 34 җәяүлегә карата административ беркетмә төзелгән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев