Чирмешәндә иң оста яшь автоинспекторларга принтерлар бүләк иттеләр
Чирмешәндә узган “Куркынычсыз тәгәрмәч-2023” республика бәйгесенең муниципаль этабында Ивашкино мәктәбе командасы җиңү яулады.
Районның ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, бәйгенең район этабында 9-11 яшьлек 100 бала – юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары катнашкан.
- Барлыгы 25 команда вәкилләре велосипедта йөрү осталыгында, юлда йөрү кагыйдәләрен белүдә һәм бәла-каза очрагында беренчел медицина ярдәме күрсәтүдә ярыштылар, - диде районның ЮХИДИ бүлеге инспекторы Аяз Гатиятов.
Бәйгедә җиңгән Ивашкино мәктәбе укучылары “Куркынычсыз тәгәрмәч”нең 23-26 майда Түбән Кама шәһәрендә узачак зона этабында катнашачак. Аларны һәм бәйгедә икенче урын алган 1 нче Чирмешән мәктәбе, өченчегә чыккан Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты командаларын принтерлар, кубок һәм грамоталар белән бүләкләгәннәр.
Яшь инспекторларны бүләкләү тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе, юл куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясе рәисе Илнур Җамалетдинов катнашты. Чарада “Мәктәптән тыш эшләр үзәге” директоры Флера Гыйләҗетдиновага республиканың “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы“ дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рифкать Миңнехановның Рәхмәт хаты тапшырылды.
Аяз Гатиятов фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев