Чирмешәндә игелекле эшләрдә актив катнашучы якташларны бүләкләделәр
Чирмешәндә волонтерлык өлкәсендә “Игелекле Чирмешән - 2024” муниципаль премиясе җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.
Волонтерлар хәрәкәте безнең илдә 1980 еллар ахырында барлыкка килгән. Бүген Татарстанда 238 мең волонтер - җәмгыятькә бушлай ирекле ярдәм күрсәтүче исәпләнә, шуларның 1144 – безнең районнан.
Безнең Чирмешән районы да Донецк, Луганск республикаларына, Запорожье һәм Херсон өлкәләренә, махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга даими рәвештә гуманитар йөк җибәреп тора.
Районның волонтерлар үзәге дә 2024 ел нәтиҗәләре буенча республиканың иң яхшы иреклеләр үзәкләрнең бишлегенә кергән.
-Мин сезне бүгенге тантанада күрүемә бик шат. Бүген биредә битараф булмаган, җаваплы, максатчан, кешеләргә файда китерергә теләүче кешеләр җыелды. Волонтерлар бик күп эшләр башкаралар, төрле чараларда, акцияләрдә актив катнашалар. Гуманитар миссияләрне тормышка ашыруда аларның рольләре аеруча зур. Волонтерлар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен маскировкалау челтәрләр үрәләр, шәмнәр, коры душлар ясыйлар, оекбашлар бәйлиләр. Махсус хәрби операция райондашларыбызны берләштерде һәм волонтрелар хәрәкәтенең ролен үстерде. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт, - диде район башлыгы Рамил Айбатов чарада катнашучыларны сәламләп.
Тантанада якташларыбызны төрле номинацияләрдә бүләкләделәр. Беренче булып сәхнәгә 2 нче Чирмешән мәктәбе укытучысын, озак еллар “Фронттан хәбәр җиткерегез” акциясен үткәрүче Ирина Суворованы чакырдылар. Ирина Александровна әлегә кадәр хәбәрсез югалган дип саналучы якташларыбызның җирләнгән урыннары турында хәбәр кәгазьләре тапшыра.
“Чирмешән” спорт мәктәбе директоры Риф Зарипов та бүген бүләкләнүчеләр арасында булырга лаек кеше. Махсус хәрби операция башланганнан бирле ул анда гуманитар йөк илтә.
Михаил Архангел чиркәве волонтерлары – өлкән яшьтәге хатын-кызлар көн саен биредә маскировкалау челтәрләре бәйлиләр, медицина носилкалары тегәләр. Тантанада аларга да рәхмәт әйтеп, төркем җитәкчесе Валентина Пыжиковага Диплом тапшырдылар.
Игелекле эш белән шөгыльләнүче кешеләрне һәм оешмаларны ачыклау максатыннан, быел районда беренче тапкыр узган “Игелекле Чирмешән- 2024” муниципаль премиясендә катнашу өчен 94 гариза кергән. Шуларның 52се, шәхси кешеләр һәм оешмалар, үзләренең эшләре турында җитди комиссия алдында хисап тоттылар. 15се җиңүче дип табылды һәм аларны бәйрәм барышында сәхнәгә чакырып, бүләкләделәр.
Әмирдән китапханәче Гөлшат Әгъләмова, кадет мәктәп-интернатының “Игелеклелек энергиясе” волонтерлар отряды, 1 нче Чирмешән мәктәбе укучысы Аяз Рәхмәтуллин, Әккәрәй авылы мәдәният йорты волонтерлары I дәрәҗә Дипломнары белән бүләкләнделәр.
Җиңүчеләр арасында төрле өлкәдә эшләүчеләр, мәктәп укучылары һәм мәктәпләрнең, мәдәният йортларның волонтерлар төркемнәре дә бар иде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәктер, якташыбыз, Татарстан Республикасының «Мәдәният волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Чирмешән районындагы җирле төбәк бүлеге җитәкчесе Альмир Жораев иреклеләр (волонтерлык) өлкәсендә «Мәрхәмәтле Татарстан» Республика премиясе җиңүчесе булды һәм «Мәдәният өлкәсендә ел волонтеры» номинациясендә бүләкләнде.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев