Чирмешәндә янгын сүндерү часте начальнигын шлангтан су сибеп коендырдылар
Чирмешәннең янгын-коткару часте начальнигы Фәрит Яруллин лаеклы ялга китте.
Ул тумышы белән күрше Нурлат районыннан. Югары белем алганнан соң, 2007 елда безнең районга килеп, янгын сүндерү частена инспектор булып эшкә урнаша. Соңрак җитәкче вазифада эшли. Әлеге хезмәтне башкаруның елы тулгач, быел февральдә Фәрит Фәрхать улы лаеклы ялга чыкты.
Янгын сүндерүчеләрне эштән озатканда шундый йола бар икән: аны янгын сүндергеч “җиңнәреннән” су сибеп – коендырып озаталар. Әлеге чарага Фәрит Яруллинның барлык хезмәттәшләре, күрше районнардан да җитәкчеләр җыелды.
-Менә син дә “чистарынып” китәсең, - дип шаярттылар хезмәттәшләре.
-Рәхмәт барлык хезмәттәшләремә, коллективка. Бердәм булып, аңлашып эшләдек. Җитәкче кеше берүзе генә барысын да җиңдерә алмый. Киләчәктә дә шулай ук бердәм булыгыз. Шулай булганда гына янгын сүндерүе дә ансатрак була, - диде Фәрит Яруллин
Илсөяр Гайнетдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев