Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә эшмәкәрләр бәйрәмен “Сабантуй” стадионында оештырдылар

Чирмешәндә эшмәкәрләр көнен беренче тапкыр яңа форматта уздырдылар, район икътисадына үз өлешен кертүче якташларыбызны “Сабантуй” стадионына дәштеләр.

Әүвәл биредә иптәшләрчә футбол ярышы булды. Эшмәкәрләр Чирмешән яшьләреннән торган командага каршы чыктылар. Уен 1:1 исәбе белән төгәлләнде.

- Эшмәкәрләр өчен иң мөһиме – исәнлек, чөнки сез үзегезгә эшлисез. Шуңа да мин барыгызга да нык исәнлек телим, - диде бәйрәмдә катнашкан район башлыгы Рамил Айбатов.

Кунаклар өчен мул өстәл дә әзерләгәннәр. Биредә казанда хашлама пешерделәр, шашлык кыздырдылар. Саф һавада бәлеш тә аеруча тәмле булды.

- Мондый бәйрәмне районда беренче тапкыр оештыралар. Бик күңелле, рәхәтләнеп футбол уйнаганнарын карадык, дуслар белән очрашып, аралаштык. Безгә шундый игътибар күрсәткән район җитәкчелегенә, оештыручыларга зур рәхмәт, - диде Гүзәл Җамалтдинова.

Район мәдәният йорты артистлары эшкуарларга күңелсезләнеп утырырга мөмкинлек бирмәделәр, мәйданда бер-бер артлы татарча, русча, чувашча җырлар яңырады.

Сүз уңаеннан, районда 367 кече эшмәкәрлек субъекты эшчәнлек алып бара, аларда 1836 кеше эш урыны тапкан. 923 кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев