Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәндә депутатлар район башлыгын сайладылар

Бүген бишенче чакырылыш Чирмешән муниципаль район Советының беренче утырышы узды, депутатлар муниципаль район башлыгын сайлады.

Район Советының яңа составтагы беренче утырышын, иң өлкән депутат буларак, Ульяновка авыл җирлеге башлыгы Самат Шәмсетдинов ачып җибәрде. Утырышта ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил - Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Фәрит Габделганиев та катнаштылар.

Билгеле булганча, 14 сентябрьдә республика Рәисе сайлаулары белән беррәттән җирле хакимияткә дә депутатлар сайлау узды. Утырыш башында территориаль сайлау комиссиясе рәисе сайлаулар йомгаклары белән таныштырды.

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән район башлыгы вазифасына кандидат итеп Фәрит Солтан улы депутат Рамил Тәлгать улы Айбатов кандидатурасын тәкъдим итте. 

-Рамил Айбатов районны өч ел дәвамында уңышлы җитәкләде, шушы вакыт эчендә Чирмешән районында бик матур, нәтиҗәле эшләр башкарылды. Рамил Тәлгать улы үзен нәтиҗәле, җаваплы, ачык, энергиясе ташып торган җитәкче буларак танытты. Район башлыгы итеп сайланганда һәм сезнең ярдәм белән, ул алга таба да муниципаль районның социаль-икътисади үсешенең иң катлаулы бурычларын уңышлы үтәр дип ышанам, – диде ул.

Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов та үзенең чыгышында депутатларның Рамил Айбатовның кандидатурасын хуплауларын сорады.  

Депутатлар тарафыннан Рамил Айбатовка 100 процент тавыш бирелеп, ул Чирмешән муниципаль районы башлыгы итеп бертавыштан сайланды. 

– Муниципаль район башлыгы вазифасын мин, иң беренче чиратта, халык алдында зур җаваплылык итеп кабул итәм һәм бу ышанычны аклау өчен барын да эшләргә тырышачакмын, - диде Рамил Айбатов. 

Район башлыгы итеп сайланганнан соң Рамил Айбатов җитәкче Антын бирде. Чирмешән районы икътисадын үстерү, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен бөтен көчен һәм тырышлыгын куеп эшләячәген вәгъдә итте.

Утырыш барышында район башлыгы урынбасары итеп район Советы депутаты Надежда Гомәрова сайланды. 

Надежда Габдерәшит кызы Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс шартлары һәм район Советаның даими комиссияләре составлары турында чыгыш ясады. 

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев