Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләрне якшәмбе саен сәяхәткә чакыралар

«Орион» яшьләр үзәге сәнгать җитәкчесе Ирина Суворова чирмешәнлеләрне якшәмбе саен сәяхәткә чакыра.

- «Бер көн маршруты» проекты кысаларында без - бер төркем якташалар әүвәлге көнне Чирмешән буенча экскурсия ясадык, - ди Ирина Александровна. – Сәяхәтебезне Чирмешән крепостеннан башладык, аннаң соң Чирмешәннең үзәге буенча йөреп чыктык һәм ахырдан мемориаль үзәккә кердек. Биредә үзәк директоры Валентина Захарова безгә 1958 нче елда Братскига ГЭС төзергә киткән сыйныф турында сөйләде.

Икенче ял көнендә Ирина Суворова якташларыбызны Кармыш авыл җирлегендә урнашкан кызыклы урынга – Ташказанга алып барган.  Кармыш һәм Яшәүче авыллары арасындагы бер иңкүлектәге түгәрәк, зур, серле йомры ташларны әллә кайлардан килеп карыйлар. Бу атнада Ирина Александровна чирмешәнлеләрне һәм районга кайткан кунакларны Түбән Кармалка авылы янәшәсендә урнашкан геологик һәйкәл – җир өстендә яткан асфальтитны карарга чакыра. Якташыбызның тагын берничә маршруты бар. “Алары сер булсын, алайса, кызыгы калмый”, - диде.

Ирина Суворова фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев