Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә быелгы Сабантуйга милли өйчекләр куелды

Быел район Сабан туе узган стадионда милли өйчекләр бастырдылар.

Татар, чуваш, рус, мордва халыкларының милли орнаментлары белән бизәлгән әлеге, агач бурадан эшләнгән, көрәнсу төстәге өйчекләрдә кунакларга тәмле ризыклар тәкъдим ителәчәк.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов әйтүенчә, матур, җыйнак өйчекләрне бастыруда Чирмешән урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы, “Щит” җәмгыяте, “Бадикян” шәхси предприятиесе һәм башкалар зур хезмәт куйганнар. “БИО-АГРО” җәмгыяте биредә зур мич ясап куйган. Рәссам Сәлимҗан Гамиров өйчекләрне милли орнаментлар белән бизәгән. “Энерготехсервис” һәм “Софьевка карьеры” җәмгыятьләре дә Сабантуй белән бәйле эшләрдә актив катнашалар.

Район Сабан туена әзерлек дәвам итә. Быел артистлар ике сәхнәдә чыгыш ясаячак, ипподромда, атлардан тыш, мотоблокларда узышу да булачак.

Кадыйр Гомәров фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев