Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәндә бии-бии сөлге җыйдылар

Район үзәгендә Сабан туе алдыннан берничә елдан бирле әби-бабайлардан калган “Сөлге җыю” гореф-гадәтен торгызалар.

Быел да милли киемнәрдән киенгән мәдәният хезмәткәрләре шарлар белән бизәлгән машиналарга утырып Чирмешән урамнарын әйләнделәр. Динамиклардан агылган бию көйләре, Сабан туена чакырулар якташларыбызны урамга дәште.

-Безнең Әмир авылында сөлге җыю – борынгыдан сакланып калган гадәт. Шуның өчен Чирмешәндә дә сөлге җыючыларга бүләкләремне тапшырасым килде. Бик көтеп алдык. Киләчәктә дә йолаларыбыз яшәсен, дәвам итсен, - ди район үзәгенең Юбилей урамында яшәүче Гөлфия Ибәтова.

Сөлге җыючылар юлларын дәвам иттеләр. Йолага аерым хуҗалыклар гына түгел, район хакимияте, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында эшләүчеләр һәм яшәүчеләр, район инвалидлар оешмасы хезмәткәрләре дә кушылды.

-Яшьтән үк чигәргә яраттым. Сөлге җыюларын ишеткәч тә, берничә кулъяулык, сөлге чигеп куйдым. Сабан туенда ат чабышларында, төрле уеннарда катнашучыларга алар да кадерле бүләк, - ди район инвалидлар оешмасы рәисе Мәдинә Талипова.

Тукталыш саен бии-бии, райондашларыбызны котлап, чын бәйрәм ясап оештырылган сөлге җыюда колга да бүләкләр белән тиз тулды. Алар һәммәсе район Сабан туенда катнашучыларга бүләк ясап өләшенәчәк.

Исегезгә төшерәбез, бу атнада, 7 нче июньдә – район үзәгендә, 8ндә авылларда милли бәйрәмебез – Сабан туйлары гөрләячәк

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев