Чирмешәндә балаларны начар гадәтләрдән яклау хакында сөйләштеләр
Балаларыбызны, яшүсмерләрне начар гадәтләрдән ничек якларга? Район мәдәният йортында узган “Мәктәп – иминлек территориясе” дип аталган форумда шушы сорауга җавап эзләделәр.
Әлеге җитди сөйләшүгә районның мәктәп директорлары, аларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, педагог-психологлар, сыйныф җитәкчеләре чакырылган иде.
Район прокуроры Илдар Солтанов дропперлык төшенчәсенә тукталды. Дроппер ул – үз банк счетын, картасын билгеле бер түләү хисабына башкаларга тәкъдим итүче, яисә явыз ният белән шуннан файдаланучы зат. Кызганыч, технологияләр камилләшкән саен, моннан файдаланырга теләүчеләр арта. Бу - интернет аша кешеләрне алдауның бер төре. Моңа алданучылар, ансат кына акча эшләп калырга омтылучылар арасында яшүсмерләр дә бар. Әти-әниләр әлеге уңайдан балаларын күз уңыннан ычкындырмасын иде. Гомумән, никадәр аңлату эшләре алып барылса да, хәтта олылар арасында да районыбызда быел гына да байтак якташыбыз мошенниклардан зыян күрде. Сүз миллион сумнар турында бара.

Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләүче өлкән инспекторы Диләрә Игнатьева әйтүенчә, балалар һәм яшүсмерләр арасында юлда йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары еш кабатлана. Бу хакта район автоинспекция бүлеге начальнигы Радик Сәйфетдинов та ассызыклады. Юлларда самокатлар, питбайклар белән бәхетсезлек очраклары хакында никадәр сөйләп, язып торсалар да, кайбер ата-аналар балаларын шушындый замана техникалары белән “сөендерүләрен” дәвам итә. Фаҗигале, имгәнүле, балаларның үлеме белән тәмамланган юл казалары күпме гаиләгә хәсрәт алып килде. Терсәк якын булса да...
Мәктәп кенә барысын да контрольдә тотып бетерә алмый, ата-аналар балаларын интернеттагы нинди социаль челтәрләрдән файдалануын да даими күзәтеп торырга бурычлы. Анда да ул, кызларыбызның ышанычын яуларга, аларның “сердәшчесе” булырга теләүче явыз ниятле бәндәләр бихисап.
Форумда чыгыш ясаган башка белгечләр алкоголь, наркотиклар, никотин куллануга кагылышлы профилактика эшләре, балалар психологиясенә бәйле темаларга тукталды.
Марат Гомәров фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев