Чирмешәндә әниләр бәйрәменә килүчеләр ике балалар коляскасы отты
Районыбызның тиздән әни булачак гүзәл затларын Бөтенроссия йөкле хатын-кызлар көне уңаеннан район мәдәният йортында хөрмәтләделәр.
Абортларны комплекслы профилактикалау буенча “Плюс бер” проекты кысаларында оештырылган әлеге чарада сабый көтүче хатын-кыз якташларыбыз катнашты.
Гаиләне, аналарны һәм балаларны яклау “Умиление” үзәге президенты Аида Фиогбе ханымнарны сабыйлар өчен кирәк-яраклар тутырылган бүләкләр белән сөендерде. Булачак әниләр белән район үзәк больницасында озак еллар эшләүче табиб Миләүшә Шәйхетдинова, шәфкать туташлары Елена Маркелова һәм Светлана Зубова да бүләкләнделәр. Казаннан килгән кунак ике балалар коляскасы да уйнатты, аларга Эльвина Сәлахова һәм Алена-Мария Шадрикова ия.
-Бу көнне әниләргә соклануыбызны һәи ихтирамыбызны белдерәбез. Рәхмәт сезгә: сабыйларыгызның киләчәген кайгыртып яшисез, илебезнең киләчәге дә туачак сабыйларга бәйле, - диде район үзәк больницасы баш табибы Лилия Мортазина.
Чара район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр башкаруында моңлы җырлар белән үрелеп барды, ә соңыннан “түгәрәк өстәл” белән дәвам итте. Көн тәртибендә - “Чирмешән районында гаилә кыйммәтләрен саклау һәм абортларны профилактикалау” темасы.
-Абортлар ясауны, йөклелекне өзүне булдырмас өчен хатын-кызлар белән алдан ук эшләргә кирәк. Алар үзләренә булган игътибарны, ихтирамны, терәкне сизәргә тиеш. Бүгенгесе көндә яшь буын белән дә эшләү зарур. Шуңа күрә безнең үзәк психологларны һәм хезмәткәрләре, уку йортларында ана булу кыйммәте турында очрашулар, лекцияләр оештыралар, - диде Аида Фиогбе.
“Түгәрәк өстәл” барышында районыбызның дин әһелләре һәм мәдәният, мәгариф, спорт бүлекләре җитәкчеләре дә чыгыш ясады. Мондый чаралар октябрь дәвамында республиканың барлык районнарында да оештырыла.
Илсөяр Гайнетдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев