Чирмешәндә җәяүлеләр юлларын яңарталар
Коммуналь челтәрләр белгечләре район үзәгендә җәяүлеләр юлларының асфальттагы уңган буяуларын яңарталар.
-Былтыр да, быел да без салкын пластик белән эшлибез. Кыйммәтрәк булса да, ул гади буяуга караганда, озаграк саклана, - ди “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” җәмгыяте җитәкчесе Илдус Мөхәммәтгатин. – Узган елны да безнең оешма әлеге эшне башкарды, район үзәгендә 41 урында, җәяүлеләр кичүләренең һәм ясалма барьерларның, буяуларын яңартык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев