Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәндә 27 укучыга медальләр тапшырдылар

Чирмешәндә мәктәп укучыларының районкүләм чыгарылыш балы үтте.

Традиция буенча, дүртенче ел рәттән, төп чара башланганчы, чыгарылыш сыйныф укучылары белән район җитәкчесе Рамил Айбатов очрашты. Тик әлеге очрашу быел яңа форматта – район башлыгының эш кабинетына экскурсиядән башланды.

Егетләр һәм кызлар район башлыгының эш урыны белән таныштылар, соңыннан җыелышлар залындагы рәсми өлештә түрәгә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Барысы да кыюлар, активлар, югалып кала торганнардан түгел.

Рамил Тәлгать улы бер генә сорауны да җавапсыз калдырмады. Әле кичә генә мәктәп укучылары, ә бүген инде студент булырга әзерләнгән яшьләргә котлауларын ирештерде.

-Сезгә киләчәктә дә уңышлар телим. Әти-әниләрегезнең, районыбызның горурлыгы булыгыз. Үзегез теләгән һөнәрләрне үзләштергәннән соң, районыбызга кайтып, шунда төпләнеп, аның үсешенә өлеш кертерсез дип өметләнәм, - диде ул.

Очрашудан соң район мәдәният йортында чыгарылыш кичәсе башланды.

Быел район мәктәпләрендә 11 сыйныфны 87 укучы тәмамлаган. Шуларның 40сы – иң зур чыгарылыш – лицейда. 1 нче Чирмешән мәктәбендә – 11, Лашманда – 7, Бәркәтәдә – 6, Чирмешән кадетлар мәктәбендә, Иске Кадида, Күтәмәдә һәм 2 нче Чирмешән мәктәбендә – 4әр, Ульяновкада – 3, Иске Элмәледә һәм Ивашкино мәктәпләрендә 2шәр укучы белән хушлаштылар.

Араларында бердәм дәүләт имтиханнарын югары балларга тапшыручылар да шактый. 27 егет һәм кыз – “Укудагы аерым уңышлары өчен” медале иясе. Рамил Айбатов шуларның 18сенә: Лашман мәктәбеннән Риназ Әбүнәгыймовка, Чирмешән лицееннан Алмас Вилдановка, Миләүшә Җамалтдиновага, Чулпан Камаловага, Алинә Мәкъсүмовага, Айсылу Нуриевага, Динара Хәмитовага, Аделина Харисовага, Арсений Филимоновка, Диләрә Шараповага, 1 нче Чирмешән мәктәбеннән Аделина Ивановага, Дарья Петряковага, Данияр Шәфигуллинга, 2 нче Чирмешән мәктәбеннән Бобур Карабаевка, Раилә Мортазинага, Иске Кадидан Гүзәл Минсафинага, Күтәмә мәктәбеннән Алия Галимовага һәм Ивашкинодан Маргарита Красновага I дәрәҗә медальләр тапшырды. Чирмешән лицееннан Сөмбел Вәлиева, Нурфат Газыймҗанов, Айсылу Җиһаншина, Гөлинә Кәлимуллина, Алия Мортазина, Румия Яруллина, Нурия Гатина, Иске Кадидан Илнара Камалова һәм Күтәмә мәктәбеннән Сөмбел Шәрифуллина әлеге медальнең II дәрәҗәсенә лаек булдылар. Аларны район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова тапшырды һәм балаларга тәбрикләүләрен ирештерде.

Районда быел бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшыручы да бар. Әлеге уңышка Лашман мәктәбеннән Риназ Әбүнәгыймов иреште. Район башлыгы Рамил Айбатов Риназга 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

Бу бүләкләү-сәләтле мәктәп укучыларына ярдәм итүгә һәм аларның үсеше өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән «Яшьләр һәм балалар» милли проектының бер өлеше.

-Дөресен әйткәндә, 100 баллга барысы да яза ала, тик аның өчен тырышлык, түземлек кирәк. Өстәмә вебинарларда шөгыльләнмичә дә булмый. Гомумән, өч фән буенча 287 балл җыйдым. Нәтиҗәләрем белән мин бик канәгать, - ди инженер-конструктор булырга хыялланучы якташыбыз.

Балалардан да нык дулкынланучылар, имтиханнар вакытында төн йокыларын йокламыйча аларга терәк булучылар, уллары һәм кызлары өчен барлык күңел җылыларын биргән әти-әниләр дә бәйрәмгә килгән. Алар балалары сәхнәгә чыкканда да алар өчен горурланып, гел янәшәләрендә булдылар.

- Кызыбыз кечкенәдән үк бик тырышты. 11 нче сыйныфта инде аеруча көне-төне укыды. Аның нәтиҗәләре белән бик горурланабыз. Укытучыбыз Гөлүсә Закировага бик рәхмәтлебез. Сыйныфыбызда медаль ияләренең күп булуы аның да тырыш хезмәте нәтиҗәсе, - ди II дәрәҗә медаль иясе Айсылуның әнисе Эльвира Җиһаншина.

Районда кабул ителгән “Сәләтле балалар” муниципаль программасы нигезендә, быел да бердәм дәүләт имтиханнарын югары балаларга тапшыручыларга акчалата сертификатлар тапшырылды.

Чара барышында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Моксинова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ольга Маркова, мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталья Иляева, яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге начальнигы Ольга Галеева  бердәм дәүләт имтиханнарында 80нән дә күбрәк балл җыючыларны, спортта, мәдәният өлкәсендә уңышларга ирешкән укучыларны да сәхнәгә чакырып котладылар, бүләкләр тапшырдылар, егетләр һәм кызларга ихлас теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм үзебезнең артистларның дәртле җырлары белән үрелеп барды.

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев