Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

“ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” игенчеләрен кафега дәштеләр

“ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” игенчеләре көзге урып-җыю эшләрен төгәлләүләрен кафега җыелып бәйрәм иттеләр.

“Бахатай”га алдынгы механизаторлар, машина йөртүчеләр, белгечләр чакырылган. Җәмгыять җитәкчесе Илдус Мөхәммәтгатин аларның барысын да Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән тәбрикләде. Ә мактауга лаек, хезмәтләре өчен рәхмәт әйтерлек уңганнары күп аларның.

Машина йөртүчеләр: Ислам Шәрифуллин, Сәгыйть Хөснетдинов, Виктор Фомин; комбайнчылар: Рәсим Нуруллин, Илшат Галимов, Рөстәм Вафин; тракторчылар: Рафаэль Дәүләтшин, Игорь Евстафьев... Белгечләр, җитәкчеләр Сергей Сипатров, Владимир Богомолов, Нургали Әбделганиев, Алик Кәримов, Габбас Шәмсетдинов әлеге хуҗалыкта шактый еллар хезмәт куялар. Күмәк эшкә бухгалтерия хезмәткәрләре Миңлегөл Нургатина, Әлфия Мусина, Флера Насыйрова, Алсу Матвейчева, аш-су осталары Фәүзия Әбделганиева, Рушания Сальманова үз өлешләрен кертәләр. Предприятиедә өметле яшьләр дә көзге урып-җыю эшләрендә зур таяныч булган. Әйтик, Иске Сережкино авылыннан данлыклы Ермишовлар хезмәт династиясе вәкиле – Никита, әтисе һәм абыйсы эзеннән китеп, армия хезмәтеннән соң комбайн штурвалы артына утырган. Тракторчы Илгиз Гыйрфанов та кыр-басуларга иртүк чыгып, соң кайтучы уңганнарның берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев