Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешән ветеринарлары бруцеллез куркынычы хакында кисәтә

Түбән Кәминкә авылындагы бер хуҗалыкта бер баш мөгезле эре терлектә бруцеллез чире табылган, бу тана юк ителгән.

Чирмешәндә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин катнашында,  гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча район комиссиясе утырышы узды. Анда район территориясенә бруцеллез чиренә юл куймауга кагылышлы мәсьәлә каралды.

Җыелыштан соң Габделхак Госман улы "Ильхан", "Сөлчә" һәм "Әккәрәй" хуҗалыкларында булды, җитәкчеләре һәм белгечләре белән очрашты. Алар терлек һәм кош-корт асрауда барлык ветеринария-санитария таләпләрен үтәүнең мөһимлеге турында фикер алыштылар, шулай ук фермаларны биологик яклауның әһәмиятен дә билгеләп үттеләр.

Бруцеллез – терлек азыгы, һава юлы аша тарала торган куркыныч авыру.
Ул кешегә дә йогарга мөмкин. Инфекция чыганагы - йорт хайваннары. Әлеге чирне йоктырган кешенең температурасы күтәрелә, ул хәлсезлектән һәм буыннары авыртудан җәфалана. Ләкин шуны белергә кирәк: авыру - кешедән кешегә күчми.

- Йорт хайваннарын тотуның санитар-ветеринар кагыйдәләрен төгәл үтәгәнне  өчен тулысынча хуҗалар җаваплы. Мал сатып алган очракта, аны ветеринария учреждениесендә теркәргә һәм номеры язылган бирка алырга кирәк. Хайваннарны сатып алу, сату, суюга тапшыру, көтүгә чыгару, терлекчелек продукциясен урнаштыру, ветеринария хезмәте рөхсәте белән генә башкарылырга тиеш. Яңа сатып алган хайваннарны 30 көнгә карантинга урнаштыру таләп ителә, бу вакытта аны тикшерергә тиешләр. Район территориясенә бу чирнең таралуына каршы бергәләп эш итүебезне үтенәм, - диде район ветеринария берләшмәсе башлыгы Алмаз Газыймов.

Хайваннар авыруының һәр очрагы турында дәүләт ветеринария хезмәтенә 2-51-20; 2-51-70 телефоннары буенча хәбәр итәргә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев