Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәндә үзсалымны кеше башыннан 1000әр сум җыелырга дип сөйләштеләр

Чирмешән авыл җирлегендә узган халык җыенында 2026 ел өчен җирлек территориясендә яшәүче балигъ булган һәр кешедән 1000әр сум күләмендә үзсалым җыярга килештеләр.

- 80 яше тулган өлкәннәр, I нче төркем инвалидлар, сугыш ветераннарының тол калган хатыннары, көндезге уку бүлекләрендә белем алучы студентлар, Россия Кораллы көчләрендә хезмәт итүчеләр, сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан интернационалист-сугышчылар, өлкәннәр һәм инвалилдар йорт-интернатында яшәүчеләр, махсус операциядәге якташларыбыз әлеге төр салымнан азат ителә, - диде үз чыгышында Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Инна Тайдакова.

Быел Чирмешән авыл җирлегендә 1 миллион 288 мең 500 сум күләмендә үзара салым җыелган.

-Үзсалымны 2577 якташыбыз түләде, бу тиешленең 71 процентын тәшкил итә, - диде Инна Владимировна. – Тагын 526 мең сум акча җыясы калды. Казанка, Түбән Чегодай һәм Кече Чегодай авылларына республика бюджетыннан 586 мең сум күләмендә субсидия бирелде.

Барыбыз да урамнарда якты, юллар чиста, зиратлар төзек булуын ярата, тротуарлардан да йөрисебез килә, ләкин кемдер моңа үз өлешен кертә, башкалар читтән карап, эшне тикшереп, әле канәгатьсезлекләрен дә белдереп торалар.

Инна Тайдакова сүзләре буенча, авыл җирлеге буенча  халыктан җыелган үзсалым һәм аңа хөкүмәт өстәп биргән акчаларга быел зиратларда дератизация (кимерүчеләрне юк итү) үткәрү өчен 126 мең 500 сум акча тотылган. Сүз уңаеннан, Чирмешән авыл җирлеге территориясендә тугыз зират урнашкан.  Казанка зиратына илтүче юлны 252 мең 802 сумга төзекләндергәннәр. Тагын 1 миллион 107 мең сум акчаны район үзәгендә һәм авыл җирлегенә керүче авылларда урам яктырткычларын монтажлауга, куюга, ремонтлауга, карап тоту чыгымнарын каплауга юнәлдергәннәр.

Бүгенгесе көнгә 1 миллион сумга якын файдаланылмаган акчалар да калган. Аларның бер өлеше электр челтәрләрен ремонтлауга, чишмәләрне һәм район үзәгендәге башка территорияләрне төзекләндерүгә тотачаклар.

Жыенда алдагы 2026 нчы елда җыелачак үзсалым акчаларына башкарыласы эшләр дә билгеләнде. Киләсе елда да Чирмешәндә дератизация үткәрүгә, чишмәләрне төзекләндерүгә, урамнарны тәртиптә тотуга аерым игътибар биреләчәк.

Җыенда сораулар да яңгырады. Чирмешәнлеләрне урамнарда йөрүче сукбай этләрнең артуы борчый. Чарада катнашкан район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова әлеге мәсьәләне контрольгә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев