Чирмешән үзәгендәге күлнең суын кире кайтармакчылар
Чирмешәндә авыл үзәгендәге күлнең су биеклеген элеккеге дәрәҗәсенә кайтармакчылар. Киләчәктә шушы күл тирәсен Чирмешән елгасы яр буе һәм район Сабантуйлары уза торган стадион белән тоташтыручы тулы бер төзекләндерелгән комплекс итү нияте бар.
Гомумән, Чирмешәнебезнең йөзен үзгәртү, торак пунктны матурайту, ял итү урыннары булдыру, районны читтә дә таныту хакындагы уй-фикерләрне халыкка җиткерделәр. Район мәдәният йортында якташларыбыз белән узган очрашуда Казаннан килгән “Архитектура десанты” белгечләре барын да тәфсилләп аңлаттылар.
–Гади генә әйткәндә, Чирмешәннең башкалардан аерылып торган үз стиле, йөзе, бренды булырга тиеш. Моның өчен потенциал бар. Без моны күптән өйрәнәбез. Әлбәттә инде, эшне иң беренче чиратта үзәктәге күлнең суын кайтарудан башлыйбыз, инициаторы район башлыгы Рамил Айбатов. Тынгысыз җитәкче безгә әүвәл шундый идея белән мөрәҗәгать итте. Күл буе халык өчен бик яхшы ял итү урынына әверелсен, – диде ТР шәһәрләрен үстерү институты директоры Дарья Климова. –Аннан соң, Чирмешәнне республикада күпләр суганчылар төбәге итеп күз алдына китерә, әмма инде бусы тарихта. Чирмешән хәзер күпкә алга китте, аны суган бренды белән генә кабул итү дөрес түгел. Бай тарихлы районны таныту өчен яңа алымнар зарур.
Белгечләр шуңа игътибар иткәннәр, район үзәгенең төньяк район инфраструктурасы чагыштырмача үсә төшкән, ә авылның көньягы “онытылган”. Монда халыкка елның теләсә кайсы вакытында ял итү өчен урыннар, спорт, балалар мәйданчыклары аз. Әлбәттә, алар белән килешми мөмкин түгел.
“Архитектура десанты” белгечләре авыл брендында дүрт санына игътибар итә, шуңа да басым ясый. Беренчедән, бу – җирләребезнең уңдырышлылыгы, икенчедән Чирмешән ныгытмасы – крепосте дүртпочмакны хәтерләтә, аннан район үзәге сулыкларга, чишмәләргә бай, һәм, дүртенчедән, биредә төп дүрт милләт: руслар, татарлар, чувашлар, мордвалар дус, тату гомер итәләр.
Иҗтимагый киңлекләрне заманча иттерү, матурайтуны, алда әйткәнебезчә, район үзәгенең күленнән башлау тәкъдим ителә. Киләчәктә күл тирәсен төзекләндерү һәм, иң мөһиме, аның суын кире кайтару күздә тотыла.
Бу мәшәкатьләрнене киләсе елда ук башларга ниятлиләр. Бүген проектлау эше бара. Күлнең суын кайтару – тулы бер катлаулы технология. Моны ничек эшләүне хәзер белгечләр өйрәнә. Киләсе елда күл тирәсен матурайтып, төзекләндерүне Чирмешән елгасы аша салынган күпергә хәтле арада төгәлләү максаты куела.
Киләчәктә Чирмешән елгасы яр буен төзекләндерү күздә тотыла. Моны тормышка ашыру өчен үсеш планын үз эченә алган мастер-план проектланган. Бу хакта Казаннан килгән әйдәүче архитектор Эмма Исофатова сөйләде.
–Сүз 100 гектардан күбрәк мәйдан турында бара. Биредә 5 төп функциональ зона булачак. Туристик зоналар, елга буенда бакчалар, ял итү урыннары, тамаша кылу өчен амфитеатр, кызынучыларга – пляж, спорт зоналары, балалар мәйданчыклары, туклану, күңел ачу урыннары, күперләр, басмалар ясау каралган. Киләчәктә Үзәк чыршы да биредә урын алыр. Шулай итеп без күл белән Чирмешән елгасы яр буен тоташтыручы бер комплекс булдыруны тәкъдим итәбез. Кешене тартып торучы су буенда яхшы ял итү урыны булырга тиеш, – диде ул.
“Архитектура десанты” белгечләре Дзержинский, Гагарин урамнарын төзекләндерү ысулларын тәкъдим итәләр. Биредә җәяүлеләр юллары, автомашиналар өчен парковкалар ясау күзаллана.
Әлбәттә, боларны бер елда гына башкарып булмый. Бу – киләчәккә йөз тотып эшләнгән план.
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев