Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешән үзәгендәге күлгә суны Чегодай буасыннан тартмакчылар

Православие динен тотучы якташларыбызга киләчәктә Кач ману (Крещение) бәйрәмнәрендә коену өчен район үзәгендә “купель” һәм, җылынып чыгарга, аның янәшәсенә мунча да бастырмакчылар.

Чирмешән авыл җирлегенең район мәдәният йортында узган  халык җыенында район башлыгы Рамил Айбатов бер якташыбызның “купель” кирәклеге хакындагы гозеренә шулай дип җавап бирде. Мәгълүм булганча, район үзәгендәге күл тирәсен, Чирмешән елгасының яр буен (күлдән Сабан туе стадионына кадәр арада) төзекләндерү буенча берничә елга, этапка исәпләнгән төзекләндерү эшләре планлаштырыла. Район җитәкчесе әйтүенчә, аның беренче этабы - күл тирәсен төзекләндерү (ул зур күпергә кадәр арада) быел башланачак. Моның өчен 120 миллион сум акча каралган.

 

Күлгә суны халык телендәге Чегодай буасыннан тарту ниятләнә. Бу – район үзәгендә башкарылачак зур эшләрнең берсе.

Узган елдагы эшләр буенча халык җыенында хисап тоткан Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Хәлиуллин сүзләренчә, бүген җирлектәге 2671 хуҗалыкта 6847 кеше гомер итә.

 

Торак пункт

Хуҗалыклар саны

Халык

саны

Чирмешән авылы

2421

6376

Түбән Чегодай

118

213

Казанка

90

180

Кече Чегодай

42

78

 

Милли состав буенча:

 

Милләтләр

Кеше саны

Процентларда

Татарлар

3356

49%

Руслар

2109

30,8%

Чувашлар

861

12,5%

Мордвалар

386

5,6%

Башка милләтләр

135

1,9%

 

Былтыр җирлектә 54 бала туган (2023тә – 51). 2024 елда  86 авылдаш (2023тә – 61) гүр иясе булган.

Саннар телендә дәвам итсәк, район үзәгендәге биш балалар бакчасында барлыгы 331 сабый тәрбияләнә.

 

-Җирлектә 712 баш мөгезле эре төрлек исәпләнә, савым сыерлары 249 баш. Узган еллар белән чагыштырганда, маллар санының кимүе күзәтелә, - диде Руслан Солтан улы. –Шәхси хуҗалыклардан иң күп сөтне Ином Карабаев, Ольга Пушкина (Чирмешән), Евгения Хмелева, Самаддин Бабаев (Казанка), Рузалия Бәдертдинова, Минхаҗәр Гыйниятуллина (Түбән Чегодай) тапшыра. Бүген авыл җирлегендә 12 мини һәм микроферма исәпләнә.

 

Чирмешән авыл җирлегендә 428 кеше үзмәшгуль сыйфатында теркәлгән. Алар, нигездә, тортлар һәм пироглар пешерү, маникюр бизнесы, чәчтараш, йөк ташу, эретеп ябыштыру, компьютерлар программалаштыру өлкәсендә шөгыльләнә.

Узган елда район үзәгендәге урам юлларының яхшыруына   күпләребез шаһит. Чирмешәндә Татарстан, Юл буе, Кояшлы, Бакча, Курасанов, Утыз Имән, Төзүчеләр, Беренче Май, Октябрь һәм Җиңүнең 50 еллыгы урамнарындагы юлларның чокыр-чакырлары ямалды. Берничә урамның юлы капиталь ук ремонтланып шомарды. Төзүчеләр хезмәтеннән соң күпфатирлы сигез йортның өйаллары бик матурайды.

 

2024 елда җирлектә үзсалым акчалары бер кешедән 500 сумнан җыелган – барлыгы 1 миллион 357 мең 251 сум күләмендә. Тик күмәк эшләр өчен акчаны халыкның 75 проценты гына түләгән. Югыйсә барыбыз да бер сукмактан йөрибез. Зиратларны, юлларны, урам яктырткычларын карап тәртиптә тотарга кирәк. Чисталыкны, уңайлыкны барыбыз да яратабыз.

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев