Чирмешән урманчылары тарихи валны чүп-чардан арындырачак
Җиңү көне алдыннан, 8 майда Чирмешән урманчылары район үзәгендәге тарихи валда өмә оештырмакчы.
Халык телендә, “Пугачев валы” дип тә аталган тарихи почмагыбызны җыештырырга алар райондашларыбызны да дәшә. Өмә республикада 20 апрельдән 20 июньгә кадәр игълан ителгән “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясе, “Экологик иминлек” илкүләм проект кысаларында узачак икән.
Чирмешән урманчылыгының телефон номерлары: 8(84396)2-58-79; 2-53-68.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев