Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән укытучыларына яңа ноутбуклар бирделәр

“Укытучыга – ноутбук” проекты кысаларында район хакимиятенең утырышлар залында районның мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә ноутбуклар тапшыру танатанасы булды.

Татарстан республикасы мәктәпләренә барлыгы 12 мең ноутбук тапшырылачак. Ноутбукларны яңарту буенча әлеге программа ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча тормышка ашырыла һәм ул белем бирү өлкәсен цифрлаштыруга юнәлтелгән.

- Укытучылар һәм остазлар елы буларак, быел педагогларга күп игътибар бирелә, - диде әлеге чарада катнашкан район җитәкчесе Рамил Айбатов. – Белем бирү өлкәсендә мәктәпләрне җиһазлау зур әһәмияткә ия. Шәхси компьютерлар ярдәмендә сез дәресләр оештырасыз, балаларга белем бирәсез. Яңа техника озак хезмәт итсен һәм белем бирү сыйфатын югарырак дәрәҗәгә күтәрергә этәрсен.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев