Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешән укытучылары СВОдагы егетләргә тәм-томнар озата

Узган атна якшәмбесендә “Кәрвансарай” сәүдә үзәге янәшәсендәге базар мәйданында район мәктәпләре, балалар бакчалары коллективлары “Игелеклелек ярминкәсе”ндә сату итте.

–Кишер, бәрәңге, борыч, баклажан, кәбестә – болар барысы да үзебезнең һәм мәктәп бакчасында үстерелгән яшелчәләр. Киштәдә бал да бар, менә бусы борщ пешерергә әзер набор. Иң әүвәл чиләк ярым “синеглазка” сортлы бәрәңгене 300 сумга сатып җибәрдек, – диде Күтәмә мәктәбе укытучысы Елена Миронова.

Җиләк-җимеш, яшелчәләрдән кала да сатарга бик күп товар алып килгәннәр укытучылар. Искеэлмәлелеләр хәтта дүрт төрле пирожки пешергәннәр. Мәктәп директоры Марина Колесникова үз хуҗалыкларыннан савытларга тутырылган сыер сөте тәкъдим итте. Товар киштәләрен тутырырга ата-аналар да булышкан. Әйтик, Валентина Калмыкова җирән гөмбә (рыжиклар) тозлап җибәргән.

–Без дә гөмбә алып килдек. Уңган укытучыларыбыз Кадрия Шәмсетдинова, Рәзинә Мортазина җыеп тозлады аларны. Мәктәп ашханәсендә камыр ризыклары пешердек. Сатарга бик күп яшелчәләр куйдык, –диде Бәркәтәдән аш-су остасы Рәмзия Бикбова.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ольга Маркова әйтүенчә, бу көнне әлеге ярминкәдә барлыгы 300ләп якташыбыз сату итте.

–Кергән керем махсус хәрби операциядәге сугышчыларга ярдәм йөзеннән озатылачак. Акциягә ата-аналар да, яшьармиячеләр, хәрби дуслык ир-егетләре дә кушылды. Бик зур рәхмәт барысына да. Район башлыгы Рамил Айбатов һәрбер өстәлдән ни дә булса сатып алып, “Мәрхәмәтлелек өстәле”нә куйды. Әлеге тәм-томнар да СВОдагы егетләргә озатылачак, бездән ярдәм булсын, - диде Ольга Владимировна.

ФОТОРЕПОРТАЖ  

Марат  Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев