Чирмешән укытучылары кабат Игелек ярминкәсендә сату иттеләр
Узган атнада “Кәрвансарай” сәүдә үзәге мәйданында район мәктәпләре коллективлары сату итте.
Өстәлләрдә товарларның киң ассортиментын тәкъдим иттеләр: сөт ризыклары, консервланган яшелчәләр, җиләк-җимеш компотлары, салатлар, пироглар, камыр ризыклары, кул токмачы, бәйләгән оекбашлар, чәк-чәк…
- Ярминкәдә 22 авыл мәктәбе һәм район үзәгеннән дүрт мәктәп катнашты, рәхмәт аларга. Укытучыларыбыз да, ата-аналар да бу изге эштән читтә калмады. Халык күп, сатып алучылар бик актив, махсус хәрби операциядәге егетләребезгә һәркем ярдәм кулы сузарга тырыша, - ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлназ Вафина.
Район башлыгы Рамил Айбатов та якташларыбызга ярдәм итү максатыннан оештырылган ярминкәдә катнашып, үз өлешен кертте. Ул һәрбер мәктәптән (барлыгы 6200 сулык) продукция сатып алып, аларны “Хәйрия өстәленә” куеп калдырды. Әлеге ризыклар хәрбиләргә гуманитар ярдәм белән китәчәк.
Бу көнне иң үтемле товарлардан яшелчә, чәчәк, җиләк-җимеш үсентеләре, орлык бәрәңгесе булды.
- Үзебезнең мәктәптә үстерелгән помидор, җиләк, чәчәкләр рассадасы алып килдек. Кибетләрдәгедән арзанрак бәядән тәкъдим иттек. Иртән халык азрак иде, аннан соң җайланды, сатып алучылар күп булды. Барлык продукциябезне, үсентеләрне сатып бетердек. Мондый ярминкәләрдә еш катнашабыз. СВОдагы улларыбызга, энеләребезгә, туганнарыбызга ярдәм булсын, алар исән-имин гаиләләре янына әйләнеп кайтсыннар, - ди Югары Кәминкә мәктәбе укытучысы Фәния Фәйзетдинова.
Шешминкалылар өйдә эшләнгән зефир тәкъдим иттеләр.
- Бу матур, татлы эшләнмәләрне башлангыч сыйныф укытучысы Камилла Зубова ясый. 50 данә алып килгән идек, тиз алып бетерделәр, - ди Шешминка мәктәбе директоры Татьяна Ситушкина.
Укытучылар да, ата-аналар да нык тырышканнар. Бу көнне өстәлләрдә үзенчәлекле товарлар шактый булды. Әйтик, искеэлмәлеләр маффиннар (зур кекслар) саттылар.
- Авыл китапханәчесе Сергей Елиннның шундый кулинар осталыгы бар. Ул маффиннар пешереп җибәрде. Кибетнекеләр бер якта торсын, - ди Иске Элмәле мәктәбе укытучысы Марина Колесникова.
Гомумән, бу көнне сатудан 500 мең акча җыелган. Әлеге хәйрия ярминкәсеннән кергән средстволар махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм буларак җибәреләчәк. “Хәйрия өстәле”нә якташларыбыз тарафыннан куеп калдырылган консервланган ризыклар да егетләргә күчтәнәч булып озатылачак.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Илсөяр Гайнетдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев