Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән укучыларына тантаналы төстә паспорт тапшырдылар

14 яше тулган 16 якташыбызга нәкъ Яңа ел алдыннан мемориаль үзәктә тантаналы шартларда паспортлар тапшырдылар.

-Паспорт кеше гомерендәге иң мөһим документларның берсе, чөнки ул шәхесне раслаучы төп документ. Саклагыз аны, - диде Чирмешән полиция бүлегенең миграция пункты начальнигы Римма Могыйзова.

Ул яшьләрне паспорт алган гражданга карата билгеләнгән бурычлар белән дә таныштырды.

"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Лилия Селезнева паспорт алу үзе бер горурлык, дип, шулай ук котлауларын җиткерде. 

-Мин бу көнне түземсезлек белән көттем, - диде Лашманнан 8 нче сыйныф укучысы Рамазан Нургалиев. - Әлеге документны кулыма алгач, бер башка үсеп киткәндәй булдым. Россия гражданы буларак җаваплылык һәм горурлык хисе дә тойдым.

Мемориаль үзәк хезмәткәрләре кунаклар өчен кызыклы экскурсия дә үткәрделәр, балаларны район тарихының кызыклы вакыйгалары белән таныштырдылар. 

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев