Чирмешән укучыларына кабат юллардагы куркынычсызлык хакында сөйләделәр
17 марттан 30 мартка кадәр районда балалар арасында юл-транспорт бәла-казаларын булдырмауга кагылышлы “Язгы каникул” чарасы узды.
“Язгы каникул” акциясе кысаларында район автоинспекторлары һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең райондагы профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлия Кәбирова белем бирү учреждениеләрендә балалар белән әңгәмәләр оештырдылар.
- Чараларның максаты – балаларның ял вакытында юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм куркынычсызлык нигезләре турында белем дәрәҗәсен арттыру. Гадәттә, язын балалар күбрәк урамга тартыла башлый. Кояш җылысы, матур көннәр саф һавадагы уеннар өчен менә дигән чор, шул ук вакытта юлларда бәлага тару куркынычы да арта, - ди Гөлия Кәбирова.
Әңгәмәләр барышында балалар юлда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре, светофорлар һәм җәяүлеләр кичүләрен куллану, шулай ук ачык төстәге кием, яктылыкны кире кайтара торган элементлар куллану кирәклеге турында мәгълүмат белән таныштылар.
Индивидуаль мобильлек чараларына аерым игътибар бирелде, чөнки яз җитү белән урамнарда велосипедчылар һәм самокатлардан файдаланучылар күренә башлый. Әлеге җайланмаларда хәрәкәт итүгә кагылышлы кагыйдәләр искә төшерелде: тизлек режимын үтәү, махсус экипировка кию һәм билгеләнгән маршрутлар, юллар буенча гына хәрәкәт итү.
Әңгәмәләр азагында укучыларга юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләрен һәм куркынычсызлык буенча киңәшләрне үз эченә алган мәгълүмати материаллар таратылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев