Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән укучылары «Конструктив диалог»та катнаштылар

Чирмешән лицеенда районның террорчылыкка каршы комиссиясенең яшьләр һәм җәмәгать ярдәмчеләре белән «Конструктив диалог» проекты кысаларындагы очрашуы узды.

 «Конструктив диалог» – ул куркынычсызлык өлкәсендә компетенцияләр һәм белемнәр формалаштыруга һәм үстерүгә, укучыларның һәм студентларның психологик сәламәтлегенә ярдәм итүгә, яшьләр арасында экстремизмны һәм террорчылык идеологиясен профилактикалауга юнәлдерелгән үстерү чаралары. Әлеге программа сентябрь башыннан гамәлгә ашырыла башлады һәм Татарстанның барлык районнарына баруны күздә тота.

Проектта төрле темалар күтәрелә: цифрлы гигиенаны һәм Интернетта куркынычсызлыкны саклау; яшьләрне деструктив бергәлекләргә җәлеп итүне профилактикалау; авыр тормыш хәлендәге кешегә ярдәм итү; «вербовщикларның» хәйләләрен белү; буллинг, ягъни кыерсыту белән ничек көрәшергә, кемгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин һәм башкалар.

- Балалар һәм яшүсмерләр өчен иң актуаль тема булып кибербуллинг тора – бу цифрлы киңлектә, ягъни интернетта эзәрлекләү. Кызганыч кибербуллинг кайвакыт фаҗигага китерә. Без балаларга моның белән ничек көрәшергә һәм бирешмәскә кирәклеген сөйлибез. Мошенниклык яшьләр арасында да еш очрый. Бу тема безнең лекцияләрдә яктыртыла, анда без балаларны мошенникларның хәйләләренә эләкмәскә, банк һәм башка шәхси мәгълүматларны сакларга өйрәтәбез, - диде ТР Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе Камил Нигъмәтуллин.

Әлеге проект Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе, Яшьләр министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә террорчылыкка каршы комиссия аппараты һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә башкарыла.

Чарада район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ольга Маркова, район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Рәсим Шәрифуллин катнашты.

Лилия Зөфәрова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев