Чирмешән туристларын Чиполлино каршы алыр
Суганчылык районыбызны, аеруча узган гасырның 80 нче елларында, бөтен республикага танытты. “Чирмешән суганы” – безнең саллы брендыбыз.
Бүген инде әлеге яшелчәне элеккеге еллардагы кебек тонналап-тонналап, КамАЗ прицепларын тутырырлык дәрәҗәдә икмәсәк тә, авылларыбызда суганчылык белән кәсеп итүчеләребез бар әле. Заманында шушы шөгыль ярдәмендә шактый уңган хуҗалыклар аякка басты: кемнәрдер йортлар өлгертте, мотоцикллар, хәтта машиналар алучылар булды. Шунлыктан район башлыгы Рамил Айбатов суганны, без кечкенәдән күреп үскән мультфильм герое – Чиполлино фигурасын – әлеге брендны район өчен файдалану ягында. Ул бу хакта Чирмешәннең киләчәге, төзелешенә кагылышлы “Орион” яшьләр үзәгендә үткән халык тыңлауларында да әйтте.
-Бар максатыбыз – районны таныту, торак пунктларыбызны матурлау, халыкка ял итү урыннары булдыру. Шуны истә тотып, район үзәгендә Чирмешән елгасы яр буен төзекләндерү буенча берничә елга исәпләнгән эш башламакчыбыз. Әүвәл, беренче этапта, үзәктәге күл суын кайтарачакбыз. Бу эшләрне башлап җибәрү өчен акча таптык, - диде Рамил Тәлгать улы.
Казаннан килгән, Шәһәрләрне үстерү фонды институты архитектура десанты белгечләре Марья Леонтьева, Эмма Исофатова һәм Диләрә Котләхмәтова район үзәген төзекләндерүне камилләштерү йөзеннән халык белән киңәшләшергә кабат Чирмешәнгә килделәр.
-Мондагы урамнар, Чирмешән яр буе нинди булырга тиеш, проектларны ясаганда нәрсәгә игътибар итәргә, моны сездән, шушында яшәүчеләрдән дә яхшырак белүче юк. Без сезнең фикерләрне белергә килдек, - диделәр алар.
Чирмешәнне төзекләндерү, инде язганыбызча, берничә этапта булачак. Моның өчен федераль акчалар файдаланырга да грант заявкасы бирмәкчеләр.
Чирмешән күлен төзекләндерү максатында демонтаж эшләре башланды инде. Монда ял итү өчен уңайлыклар, спорт мәйданчыклары, кече архитектура формалары булачак. Иң мөһиме – күлгә су тутырмакчылар.
Күлдән җәяүлеләр маршруты Гагарин, Дзержинский урамнары буйлап Чирмешән елгасының яр буена тоташачак. Казан белгечләре “Орион”да җыелган якташларыбызның әлеге уңайдан тәкъдимнәрен тыңлады. Яшьләребез велосипедчылар юллары, волейбол, футбол мәйданчыклары күрәсе килә. Балалар өчен коена торган урын кирәк. Эскәмияләр, беседкалар, туклану нокталары, дөнья бит, түләүле бәдрәфләре дә булсын. Кемдер монда килеп кызынмакчы, икенчеләр көймәләрдә, катамараннарда йөзмәкче, шашлык кыздырмакчы. Чыгышлар, концертлар өчен амфитеатр булдырырга кирәк. Яңа ел бәйрәмнәрендә төп чыршыны шушында урнаштырсак яхшырак. Кыскасы, төрле кеше, төрле тәкъдим. Казан белгечләре яңгыраган һәр фикерне үз эшләре өчен теркәп барды. “Теләкләр күп инде, боларның барысын да башкарып чыгарга акча җитәрме?” – дип куйды бер мәктәп укучысы олыларча фикер йөртеп.
-Акчасын табу өчен тырышырбыз. Безгә иң мөһиме – ул ял итү урыннарына халыкны, туристларны тарту. Әйтик, елга яр буендагы туклану нокталарын ачуга шәхси эшмәкәрләрне кертү зарур. Кеше бар икән – аларга керем була. Гомумән, әйтәм бит, районга туристлар җәлеп итү кирәк. Районыбызда кешеләр кызыксынып карарлык урыннар байтак. Туристик пакетка Кармыштагы Ташказанны кертергә мөмкин, Яңа Элмәледә Порфирий Афанасьев музей-йорты бар, кунакларга Чирмешән ныгытмасын-крепостен күрү дә кызыклы булыр иде. Ә халык тыңлаулары якташларыбызның фикерен ишетү өчен кирәк. Райондашларыбыз мондый җыеннарда активрак катнашсын иде. Эш үткәч, болай эшләргә, тегеләй эшләргә булган, дип сөйләү соң була, - диде җыен ахырында район башлыгы Рамил Айбатов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев