Чирмешән стадионында үтәчәк чараларда алкоголь сатылмаячак
Июль, август айларында район үзәгенең “Сабантуй” стадионында хәтта республика күләмендә дә мәдәни чаралар оештырыла.
Төп максатларның берсе – аларны бәла-казасыз уздырып җибәрү.
3 июльдә – республика журналистлары Спартакиадасы, 11 июльдә – республика “Уяв” чуваш милли бәйрәме, 8 августта – “Суган даласы” төбәкара фестивале, 29 августта – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан бәйрәм чаралары булырга тора. Районның террорчылыкка каршы комиссия утырышында шушы чараларны имин, хәвеф-хәтәрсез уздыру өчен башкарылырга тиешле эш-гамәлләр хакында сүз барды. Комиссия рәисе урынбасары Илнур Җамалетдинов җаваплылыкның аеруча полиция хезмәткәрләренә җаваплылыкның артуын әйтте. Тик уяулык һәркемнән таләп ителә. Бәйрәмнәр вакытында тәртип сагына шәхси сак хезмәткәрләрен, ДНД әгъзаларын да җәлеп итү ниятләнә. Халыкны мәйданнарга, гадәттәгечә, металл рамкалар аша тикшереп кертәчәкләр.
-Әлеге чаралар вакытында янгын сүндерү расчетлары, ашыгыч ярдәм бригадалары кизү торырга тиеш. Алкоголь эчемлекләрне сатуны тыю хакында карар чыгару зарур. “Сабантуй” стадионында яктырткычларны арттырырга кирәк, - диде Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге начальнигының утырышта чыгыш ясаган урынбасары Илнар Җиһаншин.
Полиция хезмәткәрләре бәйрәмнәр вакытында көчәйтелгән режимда эшләячәк. Район прокуроры Илдар Солтанов хокук сакчыларына үз эшләрен тагын да җаваплырак башкарырга кушты. Һәрвакыттагыча, автотранспорт белән исерек хәлдә идарә итүчеләрне ачыклауга да игътибар арттырыла.
Әлбәттә, халыктан да игътибарлы, уяу булу сорала. Шикле хәлләр, шикле адәмнәр күрсәң, бу хакта полиция хезмәткәрләренә яисә җирле хакимият вәкилләренә хәбәр итү зарур.
Террорчылыкка каршы район комиссиясе утырышында тагын бер мәсьәлә – интернет челтәрләрендә, басма матбугатта экстремистик һәм террорчылык характердагы материалларны ачыклау, мониторинглау, күзәтү белән шөгыльләнүче райондагы кибердружина эшчәнлегенә кагылды. Әлеге кибердружинага педагоглар, ата-аналар, өлкән сыйныф укучылары, яшьләр керә. Алар интернеттагы социаль челтәрләрне, төрле сайтларны, кешеләрне экстремизмга, террорчылыкка, наркоманиягә тартучы һәм башка төрле начар эчтәлектәге материалларны күзәтеп тора. Шундый материалларга тап булган очракта, кибердружиначылар, чаралар күрү өчен, бу хакта тиешле органнарга хәбәр итәргә тиеш.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев