Чирмешән Сабан туе: көрәш батыры квадроциклга утырып китте
Чирмешәндә район Сабан туе батыры Рәсим Шириевны квадроцикл, акчалата сертификат һәм тәкә белән бүләкләделәр.
Абсолют батыр Әлмәттә эшли, инженер, 22 яшьтә. Нәсел тамырлары Туймәттән.
- Моңа кадәр авыллар Сабан туенда җиңүче булдым, әмма районныкында беренче тапкыр батыр калдым, - ди Рәсим Булат улы. – Бу казанышыма бик шатмын.
Квадроцикл алуга иганәче – “БИО-АГРО” җәмгыяте акча биргән. Гомумән, татар халкының милли бәйрәмендә бүләкләр һәм бүләкләнүчеләр күп булды. Язгы кыр эшләренә йомгак ясап, иң уңганнарга истәлек бүләкләре тапшырдылар, мактау сүзләре әйттеләр.
Купшы итеп бизәлгән стадион мәйданында Сабантуй флагын “БИО-АГРО” җәмгыятенең алдынгы тракторчы-машинисты Марсель Нигъмәтуллин, “Әккәрәй” хуҗалыгыннан ветеран, элек терлекчелектә хезмәт куйган Александра Мотягина һәм көрәш батыры Илнар Кәримовлар күтәрде.
Ат чабышларында алты төркемдә 25 ат узышты. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар.
Ипподромда мотоблокларга утырып узышу – быелгы бәйрәмнең яңалыгы. Бу ярыш барышын күзәтү дә кызык икән.
Федераль казначылыкның республика буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Сабан туенда катнашучыларга һәм кунакларга сәламләвен ирештерде.
Район җитәкчесе Рамил Айбатов инициативасы белән милли өйчекләр бастырулары, аларны бизәп кунаклар каршылаулары, концерт та күпләргә ошаган.
Рамил Тәлгать улы райондашларны, бәйрәм кунакларын Сабан туе белән тәбрикләп, аның гел көтеп алынуын, бөтен халык бәйрәменә әверелүен билгеләп үтте, бүләкләр алуда булышкан иганәчеләргә, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә, аеруча игенчеләргә һәм терлекчеләргә рәхмәт белдерде.
Татар халкының зур бәйрәме уңаеннан кайбер якташларыбызга Мәскәүдән, Казаннан җибәрелгән бүләкләрне тапшырдылар. “БИО-АГРО” тракторчы-машинисты Марсель Нигъмәтуллинга РФ Авыл хуҗалыгы Министрлыгының Рәхмәте, ә “ЧИРМЕШӘНАГРО”дан механизатор Александр Беззубовка, “Севастьянов С.А.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан механизатор Петр Васильевка, “Андреевка”дан машина белән сыер саву операторы Светлана Агеевага ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгының Мактау грамотасы бүләк ителде, “Әккәрәй”дән ферма мөдире Александра Мотягинага, “Кудряшов С.И.” хуҗалыгыннан яшелчәчеләр Наталья Маркинага һәм Елена Кудряшовага, “Низамов И.Г.” фермер хуҗалыгы башлыгы Илнар Низамовка Рәхмәт хаты бирделәр.
“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте баш инженеры Ирек Назыйровны “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” мактаулы исем бирелү уңаеннан котладылар.
Муниципаль район башлыгы “Миронов Л.Н.” фермер хуҗалыгы башлыгы Леонид Мироновны һәм “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте баш бухгалтеры Ралия Галәүтдинованы Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Эшләрендә уңган , югары күрсәткечләргә ирешкән тагын бик күп алдынгылар Сабан туеннан бүләкләр алып киттеләр.
Санитар – экологик икеайлык йомгаклары буенча иң яхшы җирлекләр дә бүген билгеле булды һәм бүләкләнде: Иске Үтәмеш авыл җирлеге – иң яшел, Лашман җирлеге – иң тату, Күтәмә җирлеге – иң хезмәт сөючән, Югары Кәминкә җирлеге – иң чиста, Яңа Элмәле җирлеге – иң тырыш, Чирмешән җирлеге – иң киңкырлы җирлекләр.
Чирмешәнлеләргә якташларыбыз: Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Людмила Рыбакова һәм Хафиз Миргалимов, Казандагы “Чирмешән якташлык җәмгыяте” оешмасы рәисе Раушания Сәүбанова, коммерциячел булмаган “Яңарыш” фонды башкарма комитеты директоры Зөлфия Сөнгатуллина да котлаулар ирештерделәр.
Елдагыча, халык бәйрәмнең ачылышын, музыкаль композицияне, Казаннан да килгән җырчылар катнашкан концертны яратып карады.
Мәйдан янында үзенә күрә бер урам хасил иткән җыйнак өйчекләр дә игътибарны җәлеп итте. Аларны бик кыска арада бастырдылар, бизәделәр. Шушы татар, чуваш, рус, мордва өйчекләре тирәсен дә матур итеп эшләгәннәр. Бүген авыл җирлекләре биредә милли ризыклар пешереп тә сыйладылар, осталыкларын күрсәттеләр. Биредә хәтта зур бер мич тә бастырганнар, анда ут та куйганнар. Матур инде, матур, бәйрәм бизәге! Кунаклар да әлеге яңалыкны ошаттылар, барын да кызыксынып карадылар. Моны эшләгән Чирмешән урманчылыгы, урман хуҗалыгы, “Щит”, “БИО-АГРО” җәмгыятьләре, “Бадикян” шәхси предприятиесе коллективларына, осталарга рәхмәт яусын.
Сабантуй чыгымнарын күтәрүгә нефтьчеләр, район оешмалары, якташлар зур өлеш керткәннәр. Стадионны матурлауда, бизәүдә, музыкаль композициядә, спорт бәйгеләрен үткәрүдә катнашкан, аш-су әзерләгән якташларыбыз да мактауга лаек.
Көрәш биш үлчәү авырлыгында үтте. Аларда 1, 2, 3 урыннарны алучыларга 30, 20, 15 мең сум акчага - бүләккә сертификат тапшырдылар.
Үз үлчәү авырлыгында түбәндәге көрәшчеләр җиңүче:
75 кг. кадәр – Булат Гадершин (Чистай); 85 кг кадәр – Фәнил Шәрифуллин (Чирмешән); 95 кг кадәр - Илзәр Закиров (Чирмешән); 105 кг кадәр – Рәсим Шириев (Әлмәт); 105 кг югарырак – Илмир Хәсәншин (Түбән Кама).
Ветераннар арасында Денистән Нурислам Зәкиуллин беренче булды. Яшьләр арасында батыр – Лашман егете Эдуард Михайловның җилкәсенә дә симез сарык күтәрделәр.
Бәйрәмдә, билгеле, төрле уеннар оештырдылар. Биек колга башындагы затлы бүләкләрне дә бик тиз җиргә төшерделәр.
Көндезге Сабан туе кич белән Чирмешәндәге Яшьләр мәйданчыгында дәвам итте, ул да истә калырлык кызык үтте.
...Күпме көтсәк, ялварсак та, быел яз районның күпчелек авылларында бер тапкыр да яңгыр яумады, җир дым сорый. Чәчүлекләр тиешенчә үсә алмый. Яңгыр кирәк, яңгыр!
Сабан туен Иске Кадида, Утыз Имәндә, Иске Үтәмештә, Урманасты Үтәмештә, Югары Кәминкәдә, Түбән Кәминкәдә дә бик кызык итеп үткәрделәр.
Бераз соңрак, июль аенда, бәйрәм Кармышта, Лашманда, Туймәттә, Әмирдә һәм Бәркәтәдә “Авыл көне” рәвешендә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев